16 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Җиңүче егетебез бүләген килеп алды
Газетабыз сайтында үткәрелгән "Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының җиңүчесе - Җәлил егете Илназ Могыйнов редакциягә килеп, Кыш бабай бүләген алып китте. Аны безгә Кар кызы - Колмәттән игелекле дустыбыз Рузилә Шәйгалләмова җибәргән иде. Без аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, тормышында уңышлар, сәламәтлек телибез. Ә җиңүчебез хакында вәгъдә ителгән язма 23 февраль...
-
Кичке ашларыгыз тәмле, кичләрегез ямьле булсын, райондашлар!
Итле пирог Камыр өчен: 200 г маргарин 200 мл кефир яки каймак ½ ч.к. чәй содасы 1 йомырка он Эчлек: 200 г чи ит 3-4 бәрәңге 4-5 суган тоз, борыч Маргаринны угычтан үткәрергә һәм валчыклар барлыкка килгәнче он белән уарга. Кефир яки каймак, чәй содасы һәм йомырка салырга. Барысын бергә...
-
Шәрләрәмә авылы халкы искечә Яңа елны зурлап үткәрде
Әле күптән түгел генә, Яңа елны хәбәр итеп, курантлар суккан иде. Ә ул арада иске Яңа ел бәйрәме дә килеп җиткән. Шәрләрәмә авылында да бу бәйрәмне зурлап үткәрделәр. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Илгиз Валиев оештырган кичәне китапханәче Салихҗанова Әлфия, Азалак авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче үзешчән артистыбыз Лилия Валиева...
-
Сарманлыларның холкын каннарына карап беләләр
Әгәр Европада кешедән: "Сез нинди Зодиак билгесе астында тугансыз?" - дип сорасалар, Япониядә исә: "Сезнең кан төркемегез нинди?" - дигән сорауны еш бирәләр. Японнар фикеренчә, кан төркеме кешенең характерын һәм шәхси үзенчәлекләрен белдерә. I төркем. Сез лидер булырга омтыласыз. Әгәр алдыгызга максат куйгансыз икән, аны тормышка ашырганчы көрәшәсез. Алга таба...
-
Сарманда яшәүче Исмәгыйлов Даут Исмәгыйль улына бүген 90 яшь тулды
Сарманда яшәүче Исмәгыйлов Даут Исмәгыйль улына бүген 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән мунципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләп, РФ Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та юбилярга ихлас теләкләрен ирештерделәр. Күршеләре белән чәй...
-
Ләке авылында туып үскән - Ямаш Игәнәйнең тууына 80 яшь тулу уңаеннан, Ләке авылы китапханәсендә "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады
10 январь - татар шагыйре, журналист ,публицист Ләке авылында туып үскән - Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестер улы Малов) тууына 80 яшь тулу уңаеннан, Ләке авылы китапханәсендә "Тыйнак, сабыр, олы җанлы шагыйрь" дип исемләгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә газета-журнал битләреннән алынган материаллар һәм әлбәттә шагыйрьнең китаплары урын алды. https://vk.com/club92151379
-
Райондашлар, белеп торыгыз:Казанда беренче тапкыр уникаль технология буенча сөннәткә утырталар
Республика клиник балалар хастаханәсе белгече Татарстанга урология өлкәсендә җөйсез уникаль технология алып кайтты. Бу хакта "Татар-информ"га балалар уролог-андрологы штаттан тыш баш эксперт Наил Әкрамов җиткерде. Агентлык билгеләп үтүенчә, балалар урологы Германиядә стажировкада булып, чит ил белгечләре куллана торган җилем ысулы белән сөннәткә утырту җөйсез уникаль технологиясен өйрәнеп кайткан. Россиядә андый...
-
2018 елда Татарстанда 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланачак
Социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларны капиталь ремонтлау программасына 2018 елда 121,3 миллион сум бүленде. (Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүче 34 учреждениенең бинасы ремонтланачак. Бу максатларга 121,3 миллион сум акча бүленгән. Республикада социаль хезмәт күрсәтүче стационар оешмаларга капиталь ремонт үткәрү программасы 2015 елда башланган...
-
Районга ЛевТолстой елы килде
2018 ел Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителде.Рус әдәбияты һәм тарихында әйтеп бетергесез зур өлеш керткән бөек рус язучысының гаиләсе Казан белән тыгыз бәйләнгән булган.Зур Нөркәй авыл китапханәсендә бу уңайдан 2018 - Л.Н.Толстой елы дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
-
Районда узган рейд нәтиҗәләре
12, 13, 14 гыйнварда булган комплекслы профилактик чаралар барышында барлыгы 40 юл кагыйдәсен бозучы административ җаваплылыкка тартылды.3 кеше исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды. Аларның берсе инде моңа кадәр дә исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен автотранспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән гражданин булып чыкты. Моннан тыш...
-
Райондашларыбызга "Кырмыска оясы" тортын тәкъдим итәбез
Камыр өчен: 1 пачка-маргаринны эретәм 2 йомырка 1 стакан-шикәр комы(песок) ярты пачка камыр көпшәкләндергеч(разрых),мин ике порциягә берне салам.Барысын бергә яхшылап болгатам. Он салып камыр басам.Кем ничек пешерә ала камырны,элек табага угычтан уа идем,хэзер ялкаулык көчәйде,эшне тизләттем,табага камырны юкарак итеп җәеп салам да,пешереп алам,кайнар килеш уалыйм,җитешмәгән очракта комбайннын эресеннән үткәрәм.,менә бу...