16 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Сарманга тиздән суыклар киләчәк
G!Smeteo.ru сайты күрсәткәнчә, Сарманда икенче атнадан суыта башлаячак. 21 гыйнварга кадәр температура -7 градустан да артмаса, аннары -23 градуска кадәр суыклар көтелә.
-
"Сарман" газетасы "Җитәкчегә соравым бар" рубрикасын ачып җибәрә
Төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар тумый тормый. Сез аларның күпчелеген, билгеле, безгә юллыйсыз, хөрмәтле газета укучылар. Быелдан газетабызда "Җитәкчегә соравым бар" дигән яңа рубрика ачабыз, һәм анда сезнең сорауларга җаваплар урнаштырылачак. 21 январьдә 2-40-31 һәм 2-42-33 телефоннары аша сәламәтлек саклауга, хастаханәләр эшчәнлегенә кагылышлы сорауларыгызны бирә аласыз. Шалтыратулар 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә...
-
Балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенә - 97 ел
14 нче январьдә Россия Федерациясенең Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 97 ел булды. Быел бу дата беренче тапкыр бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә. 16 нчы январьдә район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә дә бу уңайдан тантаналы утырыш...
-
Районда тугыз күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак
Быел капиталь ремонт программасы буенча республикада күпфатирлы 999 йорт ремонтланачак. Программаны финанслау өчен 4,7 миллиард сум акча каралган. Районда быел бу программага 9 йорт кертелгән. Аларның икесе - Сарманда, дүртесе - Җәлил бистәсендә һәм берәр йорт Александровка, Янурыс, Петровка Завод авылларында урнашкан. Бу йортларда 31 921 879,37 сумлык эшләр башкару...
-
Җәлил шахматчылары Казанда турнирда чыгыш ясадылар
Җәлил поселогы яшь шахматчыларының кышкы каникул көннәрендә Казанга барулары онытылмаслык һәм нәтиҗәле булды. Алар Р.Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервларының раштуа балалар шахмат турнирында катнаштылар. Дүрт көн дәвамында республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән өч йөздән артык яшь шахматчы көч сынаштылар. Ярышлар дүрт яшь категориясендә барды. Җәлил поселогындагы икенче балалар һәм яшүсмерләр...
-
Сарманнан Айза Зарипова: "Кәҗәкәйне яратам!"
Кәҗә белән фото конкурсында төрле яшьтәге газета укучыларыбыз катнаша. Сарманнан Айза Зарипова: "Кәҗәкәйне яратам!", - ди.