15 декабрь 2016 яңалыклары
-
Илексаз мәктәбе укучылары кошларга җимлекләр ясадылар
Илексаз мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар. Алар мәктәп тирәсендә үсеп утырган агачларга эленде. Балалар алдагы көннәрдә аларга җимнәр сибәчәкләр, кошчыкларның җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтерләр. Кошларга ярдәм итә алуларына алар бик сөенделәр.
-
Иске Имән авыл җирлегендә кардан төрле сыннар ясадылар
Иске Имән авыл җирлегендә Яңа елга кардан төрле сыннар ясалды. Анда балалар бакчасы да Әтәч елын каршы алырга әзерләнә.
-
Кормаш авылында мәчет булдыру өчен матди ярдәм кирәк
Кормаш авылында мәчет булдыру өчен, туган туфракта һәм читтә яшәүче авылдашларның һәм якташларның матди ярдәме кирәк. Изге эшкә өлеш кертергә теләүчеләрнең Шәрләрәмә авыл җирлегенә яки Мосавир Шәймәрдановка мөрәҗәгать итүләре сорала.
-
Сарманның "Светводканал" җәмгыяте хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар
Сарман районы "Светводканал" җәмгыяте хезмәткәрләре, үзәк ял паркында кардан фигура ясаган вакытта, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очраштылар.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге Чәй көненә чакыра
Иртәгә, 16 декабрьдә, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә матур традициягә әйләнгән Чәй көне үткәреләчәк. Бәйрәмебездә һәркем катнаша ала. Шушында ук район газеталары "Сарман", "Новый Сарман"га да язылырга мөмкин. Сезне Чәй көненә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тәмле чәйләр эчик, тагын бер кат күңелле итеп аралашып алыйк. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
"Кыш Бабай белән бергә" конкурсы. Түбән Бикмәттән Илдар Биляев
Без кичә "Кыш Бабай белән бергә" дигән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыбыз - Түбән Бикмәт авылыннан Илдар Биляев. - Бу Яңа ел бәйрәме минем улым өчен беренчесе булды. Мөмкинлеге чикле бала буларак, моңа кадәр ул бу күңелле мизгелләрне күрә алмаган иде. Үз аяклары белән беренче тапкыр Кыш бабай янында...
-
Район халкы Яр Чаллыда ярминкәдә катнаша ала
Яр Чаллы шәһәрендә 24 декабрьдә Сарман трактында ("Олимпия" кибетеннән Жуков урамына кадәр) кош итләре сату буенча "Яңа ел казы-2016" дигән махсус бәйрәм алды ярминкәсе үткәрелә. Ярминкә 8.00-14.00 сәгатьләрдә эшли. Палаткалар, өстәлләр, лотоклардан сату рөхсәт ителә. Ярминкәдә агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператорлар һәм ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләр катнаша алалар. Белешмәләр өчен...
-
Карашай Саклау авыл җирлеге Кыш Бабай килүгә әзер!
Карашай Саклау авыл җирлегендә Кыш Бабай килүгә әзерләнделәр һәм кардан фигуралар ясадылар.