15 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Сарманда узган рейдлар нәтиҗәләре.
Узган ялларда 10,11,12 ноябрьдә кичке һәм төнге вакытта уздырылган рейдлар барышында барлыгы 24 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 12 ноябрьдә төнлэ исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Куркынычсызлык каешларын кулланмау - 6, ОСАГО полисыннан башка йөрүчеләр - 8, укылмый торган дәүләт номерлары белән йөрүче - 7 очрак ачыкланды. фото...
-
Яңа фонтан янында брусчатка да яначак.
Сарман үзәгендә ясала торган яңа паркта быелгы эшләр төгәлләнүгә бара. Анда кече архитектура формалары һәм төнлә янып торучы брусчаткалар урнаштырасы гына калды. фото һәм материалны:Энҗимә Габдрәхимова әзерләде.
-
Сарманда халык сүзен игътибарсыз калдырмыйлар.
Сарманда Ленин урамының 27нче йорты һәм сәнгать мәктәбе каршында газон аша "кәҗә" сукмаклары салыну турында язганнан соң күп тә үтмәде, халыктан каршы якка чыгу өчен әйләнеп йөрүнең уңайлы булмавы турында хәбәрләр килә башлады. Авыл җирлеге башкарма комитетында да, халык соравын искә алып, ул урыннарда брусчаткадан юл салу турында карарга килгәннәр....
-
Сөлек авылыннан Нәфига апа Фазыловага 90 яшь!
Сөлек авылында гомер кичерүче, озак еллар авыл медпунктында хезмәт куйган, ветераннар советын җитәкләгән мөхтәрәм кешеләрнең берсе - Фазылова Нәфига Таҗиәхмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды. "Шәфкать"халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры...
-
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы агитбригадаларның “Юл белән дус булыйк” бәйгесендә 1 нче урынга лаек дип табылды.
Сарман "Кояшкай" балалар бакчасы базасында Сарман балалар бакчалары һәм Петровка балалар бакчасы арасында агитбригадаларның "Юл белән дус булыйк" темасы астында район күләмендә бәйге үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең бакча агитбригадасы иң яхшылардан булып чыкты һәм 1 нче урынга лаек дип табылды. Өлкән тәрбияче Билалова Айсылу мәгълуматы һәм фотолары.
-
Хөрмәтле райондашлар!19 ноябрь көнне сезне җирле референдумга көтеп калабыз.
19 ноябрь көнне республика районнарында, шул рәттән, безнең районда да узара салым буенча җирле референдумнар һәм җирле үзидарә органнарында буш булган округларга депутатлар сайлау буенча өстәмә сайлаулар үтәчәк. Башка еллардан белән аермалы буларак, быел җирле референдумга Җәлил бистәсе дә кушылды. Районда барлыгы 43 сайлау участогы эшлиячәк. Участокның эш сәгатьләре: иртәнге...
-
Зур Нөркәй авылында авыл фельдшеры СПИД ка каршы әңгәмә үткәрде.
Бүген, ягъни 15 ноябрь көнне, авыл фельдшерлары 10-11 класс укучылары арасында СПИД ка каршы әңгәмә үткәрде. Алар СПИД вырусының ничек таралуын, анннан саклану чаралын аңлаттылар . материал һәм фотоны Шайхеразиева Лайля bnurkeevo@mail.ru .җибәрде.
-
Бүген иртән күзне ачып, яңа көнгә сөендем. Аллага шөкер тора алдым һәм бит үзем киендем.Һәм шуны аңладым тагын,мин бик бәхетле икән, сезгә дә шуны ук телим, ХӘЕРЛЕ ИРТӘ БЕЛӘН!
Хәерле иртә, Сарман! Шулай булсын, юлчы юлдан уңсын, Эштәгеләр эштән уңсыннар. Һәр кешегә бәхет капкаларын фәрештәләр ачып куйсыннар. фото:https://vk.com/public141831549?z=photo-141831549_456270440%2Fwall-141831549_128227 алынды.