15 август 2016 яңалыклары
-
Районда янгынга каршы махсус режим кертелде
Җәй кызу һәм коры булу сәбәпле, янгыннар саны артты. Республика буенча да алар турында ишетеп торабыз, районда да янгын очраклары килеп чыгып торалар. 13-15 август көннәрендә генә районда 4 янгын чыкты. Бүгеннән алып 1 сентябрьгә кадәр районда янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгын куркынычы булу сәбәпле, ут белән һәм электр...
-
Иске Кәшердә "Күңелле стартлар" үткәрелде
13 август - Физкультурачылар көнендә Иске Кәшер авылы мәдәният йортында "Күңелле стартлар" узды. Командаларга төрле эстафеталар әзерләнде - "Хәрефләрдән сүзләр җыю", "Йомры икмәк", "Уңыш җыю", "Пингвин", "Парлы эстафета", "Краб", "Скакалкада сикерү", Капитанга булыш" һәм башкалар. Балалар арасында сәламәт яшәү рәвеше пропагандаланды.
-
Җәлилдә халыкны мобиль кабул итү булды
Республиканың барлык районнарында да "Бердәм Россия" сәяси партиясенең халыкны мобиль кабул итүләр эшли башлады. Әлеге проект партиянең сайлау алды агитациясе кысаларында уздырыла. Махсус график нигезендә партия активы республиканың төрле шәһәрләренә, авылларына чыгалар, халык белән очрашып, аларның гозерләрен тыңлыйлар, язып алалар. Узган шимбәдә андый кабул итүләр безнең районның Җәлил бистәсендә дә...