15 июль 2017 яңалыклары
-
Район халкы "Минем авылым" дигән иҗади конкурста катнаша ала
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсын уздыра. Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора. Конкурсны...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән фин көлчәләре
Сезгә сыр белән фин көлчәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - сөт - 100 миллилитр; - он - 300 грамм; - көпшәкләгеч - 2 чәй калагы; - ак май - 50 грамм; - сыр - 200 грамм; - яңа тартылган кара борыч - тәм буенча; - шикәр - 1 чәй...
-
Бүген Нарат-Асты авылында Питрау бәйрәме үтәчәк
Бүген, 15 июльдә, 16:00 сәгатьтә Нарат-Асты авылында керәшен халкының милли бәйрәме - Питрау үтәчәк. Аңа хас булганча, төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылачак. Концерт программасы бәйрәм дискотекасы белән тәмамланачак. Рәхим итегез!
-
Бүген Шәрләрәмәдә Яшьләр көне узачак
Бүген,15 июльдә, Шәрләрәмә авылында 17.00 сәгатьтә Яшьләр көне үтәчәк. Программада кызыклы уеннар, дискотека каралган. Рәхим итегез!