15 июль 2016 яңалыклары
-
Районда җәйге каникул чорында 2D һәм 3D кинофильмнар күрсәтелә
"Сарман", "Җәлил" кинотеатрларында һәм авыл клубларында җәйге каникул чорында 2D һәм 3D кинофильмнар күрсәтелә. Рәхим итегез!
-
Сарманның "күршесе" Әлмәттә уникаль пляж ачылды
Әлмәт шәһәрендә пляж ачылды. Күптән түгел күл булган урын танымаслык булып үзгәрде. Пляжга республикада тиңнәр юк, ул Россия күләмендә дә уникаль булып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа югары бәя бирде. http://www.almet-rt.ru сайтыннан фотолар
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы
Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - арборио дөгесе - 200 грамм; - йөзем - 2 уч; - шоколад - 80 грамм; - киптерелгән фундук - 1 уч; - ак май - 30 грамм; - сөт - 600 миллилитр; - көрән шикәр -...
-
"Сарман" һәм "Нөркәй" агрофирмаларында көзге шепкәнне урып-җыю бара
"Сарман" һәм "Нөркәй" агрофирмаларында көзге шепкәнне (рыжик) урып-җыю бара. Ул 112 гектардан 137 тонна суктырылды. Районда урып-җыю эшләренә кичә керештеләр.
-
Сарман районы егете Яр Чаллыда мопед яндырган
Яр Чаллыда Сарман районы кешесе тоткарланган. Ул мопед яндыруда шикләнелә. Бу егет Яр Чаллы кешесенең мопедта йөрүеннән канәгатьсезлек белдерә. Талашканнан соң, мопед йөртүчесе, транспорт чарасын калдырып, өенә кереп китә. Шунда аны яндыралар. Шикләнелүче гаебен таныды. Аңа ирегеннән мәхрүм ителү яный.
-
Иске Имәндә балаларның ялы күңелле үтә
Иске Имән авылында балалар җәйге ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Кичә үткәрелгән "Күңелле стартлар" уенында оештырылган ярышларда алар бик теләп катнаштылар.