15 июль 2014 яңалыклары
-
Сарман районының Юлтимер авылында - 84 елдан соң очрашу
Бүген Юлтимер авылында - истәлекле очрашу. Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче якташыбыз - биш-алты яшьлек малай чагыннан әти-әнисе белән туган авылыннан чыгып киткән, сугыш ветераны, бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган, Астана шәһәренең һәм Казахстан Республикасының почетлы ветераны, отставкадагы полковник Мөхәммәтшин Әзһәр Динмөхәммәт улы 84 елдан соң туган туфрагына аяк басты. Кайтуга...
-
Сарманда кыр эшләре дәвам итә
Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә. 15 июльгә 5000 тонна печән җыелды, 39000 тонна сенаж салынды. Берьеллык үләннәр 1500 гектардан чабып алынды. Көзге чәчү өчен 11500 гектарда җирләр әзерләнде, шуларның 9000 гектарын пар җирләре тәшкил итә. Игеннәр 75000 гектарда чүп үләннәренә каршы, 41000 гектарда корткыч бөҗәкләргә һәм 14000 гектарда төрле...
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Ләке авылы табигате күренеше
Ләке мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Сорокин Денис "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар җибәрде.
-
Сарманлылар 28 июльдә ял итәчәк
РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе һәм Татарстан Республикасының "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәр һәм истәлекле даталар турында" гы законы нигезендә мөселман уразасының соңгы көне - Ураза бәйрәме - ял көне булып санала. Бәйрәм үткәрү датасын Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең указы белән билгеләде.
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Ләке авылы күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Оксана Антонова Ләке авылының матур күренешләрен җибәрде.