15 июнь 2016 яңалыклары
-
Сарманда кыздырачак, тик яңгыр явачак
Хәзерге заман кешесе бөтен әйбердән зарланырга күнеккән. Шул исәптән, һава торышыннан. Кызу да, салкын да, яңгыр да, кар да - берсе дә ярамый. Шуңа күрә, һава торышы бөтенесе дә "ярарга тырыша" - алдагы көннәрдә кыздырачак та, болытлы да булачак, яңгыр явуы да ихтимал.
-
Районга тикшерүчеләр килде
Транспорт сферасында күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоюл күзәтчелеге идарәсе 12 июньнән районда тикшерү башлады. Шушы уңайдан 15 июнь көнне район хакимиятендә утырыш үткәрелде. Анда Автотранспорт, автомобиль юллары күзәтчелегенең Кама буе бүлеге начальнигы Анатолий Жаренков, бүлекнең баш дәүләт инспекторы Владислав Забегаев, дәүләт инспекторы Эльвира Хәбибуллина, районда...
-
Саклаубашта дару үләннәре җыйдылар
Саклаубаш авылы җирлегендә дару үләннәре (кычыткан, сукыр кычыткан, каен һәм имән себеркесе) җыю оештырылды. Һәр үләнне җыюның үз вакыты бар. Халыкта ул, гадәттә, Питрау көне (12 июль) белән билгеләнә. "Питрауга чаклы үләннең шифасы - чәчәктә, Питраудан - соң тамырда" диелә бер сынамышта. Дару үләннәренең шифасы, алардан файдалану ысуллары турында халыкта...
-
Районның "Рябинушка" һәм "Родники" ансамбльләре "Каравон" фестивалендә катнаштылар
Лаеш районының Никольское авылында "Каравон" рус фольклор фестивале узды. Анда безнең районнан да ике иҗат коллективы - Җәлил бистәсенең «Родники» һәм Александровка авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Рябинушка» ансамбльләре катнашты.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шурпа
Сезгә шурпа рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 500 грамм; - кызыл болгар борычы - 1 данә; - кишер - 2 данә; - башлы суган - 2 баш; - помидор - 200 грамм; - томат пастасы - 2 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - лавр яфрагы...
-
250 сум акчаңны кая куярга белмәсәң – "Сарман" газетасының электрон вариантына языл!
Дуслар! Район газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Аның электрон вариантына да язылып була. Сайт белән бутамагыз - электрон варианттагы газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Аңа язылу 250 сум булачак. Без аны сезнең электрон почтагызга җибәрә торган булачакбыз. Электрон газета менә шундый була: Газета