15 май 2017 яңалыклары
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр халыкара проектта җиңделәр
Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән халыкара "Сомик" проекты кысаларында "Вклад в Победу" дигән сәнгатьле шигырь сөйләү бәйгесендә катнашып, Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр Самир Шаяхмәтов, Эмилия Маликова һәм Камилә Мәүлиева җиңүгә лаек булдылар, ә Самир абсолют җиңүче исемен алды. Котлыйбыз!
-
Иске Кәшердә "Гаилә – җылы учак" дигән бәйрәм үтте
15 май - Халыкара гаилә көне уңаеннан Иске Кәшер мәдәният йорты каршындагы паркта Марселия һәм Җәүдәт Фәрхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә - 55, Алинә һәм Фәрит Сөләймановларның гаилә коруларына 35 ел тулу уңаеннан "Гаилә - җылы учак" дип исемләнгән матур кичә үтте. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира...
-
"Сарман" киноучреждениесе "Шәфкать" үзәгендә кино күрсәтте
Бүген "Сарман" киноучреждениесе коллективы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә авыр хәлдә калган һәм аз керемле гаиләләрнең, шунда эшләүче хезмәткәрләрнең балаларына "Егет сүзе бер була" дигән кинофильм күрсәтте.
-
Район газетасына очсыз бәядән язылып калу өчен бер атна калды
Барлык почта бүлекчәләрендә бары тик 11 майдан 21 майга кадәр генә подписка ункөнлеге үтә. Бу көннәрдә «Сарман»га ташламалы бәяләрдән - 614 сум 58 тиенгә языла аласыз!
-
"Иске Казан түгәрәк уены" фестивалендә ләкелеләргә дә уңыш елмайды
13 майда Биектау районының Шәпше авылында "Иске Казан түгәрәк уены" татар фольклорының Республика фестиваль-конкурсы узды. Анда Ләке авылы мәдәният йортының Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә" халык фольклор ансамбле дә катнашты. Ул, Пасха күренеше белән чыгыш ясап, фестивальнең II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм диплом белән бүләкләнде. Ансамбльгә киләчәктә дә уңышлар...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары "Юнфиз" конференциясендә уңышлы чыгыш ясадылар
Һәр елны Сарман гимназиясендә "Юнфиз" конференциясе үткәрелә. Катнашучылар, үзләренең эшләре белән чыгыш ясап, проектлар яклыйлар. Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары быел да сынатмадылар. Мәктәп данын 10 нчы сыйныф укучылары якладылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Альмир Әгъләмов - җиңүче, Айгөл Хәйруллина призер булдылар. Җитәкчеләре - физика-математика укытучысы Резедә Мөхәммәтова.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шурпа
Сезгә шурпа рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 500 грамм; - кызыл болгар борычы - 1 данә; - кишер - 2 данә; - башлы суган - 2 баш; - помидор - 200 грамм; - томат пастасы - 2 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - лавр яфрагы...
-
Бүген Сарманда "Гаиләм – бәхет учагы" дигән бәйрәм үтәчәк
Бүген Сарманның "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында "Гаиләм - бәхет учагы" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Программада: зур концерт, күңелле уеннар, дискотека. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Нөркәйлеләр "Иске Казан түгәрәк уены" фестивалендә дипломнарга ия булдылар
13 майда Биектау районының Шәпше авылында «Иске Казан түгәрәк уены» татар фольклорының Республика фестиваль-конкурсында катнашып, Зур Нөркәй авылыннан Мәсгудә Кәримова - I дәрәҗә , "Нөркәем" вокаль-инструменталь ансамбле - II дәрәҗә, "Зөбәрҗәт" балалар фольклор коллективы III дәрәҗә диплом белән кайттылар.
-
Ләшәү Тамак мәктәбендә "Экология белеме көне" кысаларында ачык дәрес узды
12 майда Ләшәү Тамак мәктәбендә "Экология белеме көне" кысаларында ачык дәрес үтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, экология белеменә караган тест сораулары эшләп, эко-плакатлар ясадылар. Җитәкчеләре - Ринат Дәүләтов.