15 март 2017 яңалыклары
-
Сарысаз Тәкермәндә талантлы балалар яши
14 мартта Юлтимер мәдәният йортында узган "Җырлы балачак илендә" бәйгесе турында Сарысаз Тәкермән "Гөлбакча"балалар бакчасына йөрүчеләр дә катнашты. Рәзил Хәлиуллинның шигырь сөйләвен һәм аның Зәйнәп Шәехова белән биюен тамашачы алкышлап кабул итте. Ильвина Миңнемөхәммәтованың "Әнием" җыры, Рузилә Мөхәммәтованың "Гөлләр бакчасында"шигыре тамашачылар күңеленә хуш килде.
-
Ана капиталы акчаларын алу вакыты кыскартылды
Россия Федерациясе хөкүмәте карары нигезендә ана капиталы акчаларын түләү вакыты кыскартылды. Әгәр моңынчы канун ана капиталы акчаларын файдалану өчен язылган гаризаны карау өчен бер ай, түләү өчен тагын бер ай вакыт бирсә, гариза карау вакыты үзгәрешсез кала, ә акчаны күчерү вакыты 10 көннән артмый. Шулай итеп, ана капиталы акчаларын алу,...
-
Райондашларыбыз "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призларына ия булдылар
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - телевизор" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды. Айпад, фотоаппаратлар,...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – сыр белән яшеллектән аш
Сезгә сыр белән яшеллектән аш рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен ике данә йомшак сыр, бер баш суган, бер кишер, яшеллек (тәм буенча), дүрт бәрәңге, зәйтүн мае, тәмләткечләр кирәк була. Кәстрүл белән су куйганнан соң, зәйтүн маенда суган һәм кишерне кыздырырга кирәк. Кызгач, аларны суга өстисе, шулай ук шакмаклап туралган бәрәңге,...
-
Әлмәт мәктәбенең горурланырлык эшләре бар
Замана укыту һәм тәрбия бирү мәсьәләләренә яңа таләпләр куя. Шуларны гамәлгә ашыру максатыннан, Әлмәт мәктәбе коллективы үз алдына милли мәгарифне үстерү, мәгълүматлаштыру, укытучыларның педагогик осталыгын камилләштерү кебек бурычлар билгеләде. Ә моның өчен педагогик коллективның стабиль булуы шарт. Мәктәптә бер - югары, 13 беренче категорияле укытучы укучыларга тирән белем һәм тәрбия,...
-
Иске Имән авыл җирлегендә чираттагы утырыш узды
Иске Имән авыл җирлегендә район җитәкчелеге, депутатлар, бюджет эшчеләре катнашында чираттагы утырыш үтте. Анда җирлеккә кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды.
-
Район газетасына очсызрак бәядән язылып калырга ашык!
1 февральдән район газетасына 2017 елның икенче яртысына вакытыннан алда яздыру башланды. "Сарман"га ярты елга язылу бәясе аерым кешеләр өчен - 644 сум 88 тиен, оешмаларга 734 сум 88 тиен тәшкил итә. "Новый Сарман" газетасы өчен ул - 358 сум 14 тиен. Хәзерге заманда бәяләрнең тагын да артмасына беркем дә...