15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарманда чагыштырмача җылы һава саклана
Һава торышы прогнозлары буенча, Сарманда чагыштырмача җылы һава сакланачак, якшәмбе көнне генә бераз суытып ала. Азрак кар да явачак.
-
Район газетасының электрон вариантына язылып була
Район газетасының электрон вариантына язылу мөмкинлеге бар. Аның бәясе 300 сум булачак. Без сезнең электрон почтага газетаны PDF форматында җибәрә торган булабыз. Сайт белән бутамагыз - электрон варианттагы газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Электрон газетаның нинди булуын белергә теләсәгез, түбәндәге сылтамадан үтегез: "Сарман" газетасы
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланды
Яңа елга аяк басу белән, район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында төзекләндерү эшләре башланды. Аның түбәсе, эчке электр хуҗалыгы алыштырылачак, алты төркемдә дә туалет бүлмәләренең стеналары, сантехника яңартылачак. Шулай ук беренче катта азык-төлек блогын һәм идәннәрне алыштыру планлаштырылган.
-
Сарманлылар үз полиция участок уполномоченныйларын беләме?
Сер түгел, полиция участок уполномоченныйларына халык белән тыгыз элемтәдә булырга туры килә. Ә менә халык үз участок уполномоченныйларын беләме икән? Без "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәрергә булдык. Ул аноним рәвештә булачак.
-
Район хуҗалыкларында техникаларны язгы кыр эшләренә ремонтлау дәвам итә
Хуҗалыкларда техникаларны язгы кыр эшләренә ремонтлау дәвам итә. Тырмалар төзекләндерелеп бетте, культиваторлар һәм чәчкечләр ремонты да - төгәлләнү алдында. Чит ил техникалары, чәчү комплекслары «ФинАгроТрейд»ның бүлекчәләрдәге филиалларында төзекләндерелә.
-
Районда "Яшел ут" конкурсы дәвам итә
Сарманның өченче санлы «Ләйсән», дүртенче санлы «Сандугач» балалар бакчалары «Яшел ут» бәйгесенең комиссиясе игътибарына балалар катнашында юл һәлакәтләрен кисәтү максатыннан әзерләнгән профилактик чараларын тәкъдим иттеләр. «Ләйсән»дә тәрбияче Люция Фәррахетдинова балаларга «Йомры икмәкнең юлдагы маҗаралары» исемле әкиятне җиткерде. Аның шөгылендә юл билгеләре темасы әкият эчтәлеге белән тыгыз үрелеп барды. Соңыннан балаларның...