14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарман спортчылары пауэрлифтинг ярышларында чираттагы җиңүләрен яуладылар
10 декабрьдә Яшел Үзән шәһәрендә зурлар арасында пауэрлифтинг буенча республика чемпионаты үтте. Анда район беренче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә катнаштылар. Тимур Ваһапов 59 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче булды, Динара Камалетдинова 47 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урын алды. 66 килограммга кадәр авырлыкта Рузил Әһелтдинов дүртенче...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә Чәй көне үтәчәк
16 декабрьдә, җомга көнне, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгендә матур традициягә әйләнгән Чәй көне үткәрелә. Бәйрәмебездә һәркем катнаша ала. Шушында ук район газеталары "Сарман", "Новый Сарман"га да язылырга мөмкин. Сезне Чәй көненә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар! Бергәләп тәмле чәйләр эчик, тагын бер кат күңелле итеп аралашып алыйк. Бәйрәмгә рәхим итегез! Башлана 10.00...
-
Район газетасына 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара
Газета-журналларга, шул исәптән "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына, 2017 елның беренче яртысына яздыру кампаниясе бара. "Сарман" газетасына ярты ел өчен яздыру бәяләре түбәндәгечә: аерым кешеләр өчен - 621 сум, оешмалар өчен - 711 сум, альтернатив подписка (редакциягә яки үзәк базар янындагы "Фото эксклюзив"тан барып аласы була) - 350 сум, электрон...
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Кыш Бабай белән бергә" дигән конкурс игълан итә
Дуслар! Яңа ел алдыннан без конкурс үткәреп алырга булдык. Ул "Кыш Бабай белән бергә" дип атала. Кыш Бабай белән төшкән фотоларыгызны һәм үзегез турында кыскача мәгълүматны (кем буласыз, кайдан) sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез. Җиңүчене билгеләгән көндә без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне алып) ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!"...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында Яңа елга әзерләнәләр
Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячеләре әти-әниләр белән берлектә Яңа ел бәйрәменә әзерләнәләр. Үз куллары белән ясаган уенчыклар белән балаларны сөендерәләр.