14 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Шәрләрәмәдә Мөҗәһирә апага 90 яшь тулды
Бүген, 14 ноябрь көнне, Шәрләрәмә авылында гомер кичерүче Җәләлетдинова Мөҗәһирә Динмөхәммәт кызына 90 яшь тулды. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, ветераннар һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миннеголов, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, авыл ветераннар Советы рәисе Роза Шәйгарданова һәм Мөҗәһирә апаның туганнары, якыннары килде. Алар ветеранга...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары бозда сак
Зур Нөркәй урта мәктәбендә "Боз өстендә сак бул" дигән темага рәсем конкурсы үткәрелде. 1-4 сыйныф укучылары бу конкурста актив катнаштылар. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
-
Зөһрә марафонда II урынга лаек булды
8 нче ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә республиканың Төньяк-Көнчыгыш төбәге 7, 8, 9 нчы сыйныф укучылары һәм һөнәри уку йортларында белем алучы 1нче курс студентлары арасында "Мәгълүмати-филологик марафон" узды. Анда 75 мәктәп укучысы, 173 студент катнашты. Алар татар теле, рус теле, инглиз теле һәм информатика фәннәреннән уздырылган олимпиадада...