14 октябрь 2016 яңалыклары
-
Районда алдынгы чөгендерчеләр бүләкләнде
Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, чөгендерчеләр янында булып, чираттагы ункөнлек алдынгыларын бүләкләделәр. Бу юлы чөгендер алучылар арасында беренче урын ике экипажга бирелде - «Нөркәй» агрофирмасының «Амити» комбайнында эшләүче Тәлгать Ибраһимов белән Фәнил Гайнетдинов һәм Сарман»...
-
"Сарман" агрофирмасында республикада беренчеләрдән булып чөгендер алуны төгәлләделәр
"Сарман" агрофирмасында республикада беренчеләрдән булып чөгендер алуны төгәлләделәр. Биредә ул 3500 гектарда үстерелде. Хәзер кагатлардан төяп җибәреп бетерәсе генә калды. Рәсемдә - агрофирманың алдынгы чөгендерчеләре Вәдүт Хөснуллин һәм Заһир Шәйхеразиев.
-
Сарманда Әзһәр Габидине искә алдылар
Бүген, 14 октябрь көнне, Сарман сәнгать мәктәбе залында якташыбыз - фронтовик, шагыйрь, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Габидине искә алу кичәсе үткәрелде. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Кичәдә Казан, Әлмәт, Чаллы язучылар берлекләре вәкилләре, шагыйрьнең чордашлары, хезмәттәшләре, аның иҗатын үз итүчеләр һәм башкалар катнаштылар. Бу хактагы тулырак...
-
Җәлилдә Муса Җәлил оныклары концерт куйды
Кичә Җәлил поселогының музыка мәктәбендә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган "Язмышым минем, җыр" дип исемләнгән классик музыка концерты булды. Ул - "Балалар балаларга ярдәм итә" дигән Халыкара хәйрия проекты кысаларында уздырыла торган музыкаль турненың бер концерты. Әлеге концерт Муса Җәлил гаиләсенең...
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
«Сарман»га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу мөмкинлек бары тик 13 октябрьдән, 23 октябрьгә кадәр генә булачак: шушы вакыт аралыгында барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә сез «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә языла аласыз. Санаулы көн...
-
Норлатта 72 яшьлек ир-ат әти булган
Норлат шәһәрендә иң өлкән яшьтә әти булучы ир-атка - 72 яшь. Быел аңа хатыны кыз бүләк иткән. Бәхетле әтинең тормыш иптәше үзеннән 34 яшькә кечерәк. Алар 11 ел бергә гомер кичерәләр. www.nurlat-tat.ru
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре өмәгә чыктылар
Бүген район оешма-учреждениеләре санитар көн уңаеннан өмәгә чыктылар. Моннан без дә, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре читтә калмадык - үзебезнең территориядә коелган яфракларны һәм чүпләрне җыйдык, оешмабызны ямьләндердек.
-
Сарман районында грипп сезонына әзерлек бара
Белгечләрнең хәбәр итүенчә, быел безнең илдә Гонконг гриппы көтелә һәм эпидемия декабрь ахыры һәм январь аена туры киләчәк дип фаразлана. Грипп сезонына хәзерлек йөзеннән җәй көне үк Россия Федерациясе баш дәүләт санитар табибының "2016-2017 елгы эпидемия сезонында грипп һәм кискен сулыш юллары авыруларын кисәтү чаралары турында"гы 70 нче санлы Карары...