14 октябрь 2014 яңалыклары
-
Район кырларында кызу эшләр бара
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Шикәр чөгендере 5650 гектардан казылып, барлыгы 158200 тонна татлы тамыр алынды. Аның 126222 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Җирне төп эшкәртү 59400 гектарда башкарылды, 42000 тонна кукуруз силосы салынды.
-
Җәлил шахматчылары Россия Беренчелегендә дүртенче урынны алдылар
2-9 октябрь көннәрендә Самара өлкәсенең Кинель-Черкасы шәһәрендә авыл яшь шахматчылары арасында Россия Беренчелеге үткәрелде. Анда Россиянең 20 районыннан 165 яшь спортчы катнашты. Алтай крае, Псков, Ростов, Ульяновск, Свердловск, Оренбург, Воронеж, Ленинград, Омск, Томск өлкәләреннән, Башкортостан, Удмуртия, Марий-Эл, Карачай-Черкес, Мордовия, Ханты-Мансы округыннан килгән шахматчыларны тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алдылар. Беренчелеккә...