14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сарман картингчылары Республика беренчелегендә җиңделәр
10-12 сентябрь көннәрендә Саба районының Лесхоз бистәсендә картинг буенча XIII Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда Сарман районын "Ялкын" картинг-клубы командасы тәкъдир итте. Ярышлар биш класста үткәрелде. "125-А" классында Сарман егете Илһам Шакиров (Әлмәт политехник техникумы студенты) җиңү яулады, Сарман аграр көллияте студенты Айрат Фәрхетдинов тугызынчы булды. "125-Б" классында Рәмис Хәбибуллин...
-
Районда урак соңгы гектарларда бара
Бүген шикәр чөгендерен алуга зур игътибар бирелә. Ул 2970 гектардан 103 950 тонна казылды. Бу - һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш чыга дигән сүз.
-
Сарманлылар 24 сентябрьдә өстәмә ял итәчәкләр
24 сентябрьдә мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу көн пәнҗешәмбегә туры килә һәм ял көне санала. Бәйрәм алды көнне - 23 сентябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.
-
Район халкы бәрәңге уңышын җыеп алды
Авыл халкы бу ялларны сайлаулар өчен генә түгел, бәрәңге алыр өчен дә көтте. Һава торышы да, махсус дигәндәй, әйбәт кенә торды. Кешеләр бәрәңге уңышын җыеп алдылар. Быел бәрәңгедән уңдыкмы икән? Бу сорауга безнең сораштыру җавап бирер.
-
"Әбиләр чуагы" Сарманга килергә ашыкмый
Гадәттә, сентябрь аенда "әбиләр чуагы" була. Тик быел ул өзек-өзек, көн аралаш кына дигәндәй килә. Алдагы көннәрдә дә артык җылы булмаячак.