14 август 2017 яңалыклары
-
Ләкенең "Игәнә" ансамбле "Чатыр тау" фестивалендә диплом белән бүләкләнде
Узган атнада Азнакай районында төрки халыкларның "Чатыр тауда җыен" халык иҗаты фестивале үтте. Анда Ләке мәдәният йортының Раилә Асанова җитәкчелегендәге "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбле дә катнашты, актив катнашканы һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен диплом белән бүләкләнде.
-
Район автомобиль сөючеләре куркынычсызлык каешларын эләктермичә генә йөриләр
11-13 август көннәрендә районда чираттагы ЮХИДИ рейдлары узды. Алар барышында барлыгы 10 кагыйдә бозучыга беркетмәләр төзелде. 5 кеше - куркынычсызлык каешларын эләктермәгән өчен, 1 шәр кеше - иминият полисыннан башка, документларсыз, укылмый торган номерлар белән һәм тиешле тәртиптә теркәлмәгән машинада йөргән өчен җаваплылыкка тартылдылар. Кагыйдә бозучылар арасында бер җәяүле дә...
-
Район агрофирмаларында шикәр чөгендере ала башладылар
Агрофирмаларда шикәр чөгендере ала башладылар. Бу эшкә, гадәттә, соңрак керешелсә дә, «Агрокөч төркеме» җитәкчелеге, Зәй шикәр заводын эшләтеп җибәрү максатыннан, шундый карарга килде. - Һәр агрофирмада көнгә 30 гектарлап мәйданнан аласы була татлы тамырны, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов. - Бу заводка...
-
Район үзешчәннәре "Сарман" агрофирмасы комбайнчыларына концерт күрсәттеләр
Район үзешчәннәренең комбайнчылар өчен оештырылган концертлары дәвам итә. Бүген концерт "Сарман" агрофирмасы басуында булды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ак шоколад белән туңдырма
Сезгә ак шоколад белән туңдырма рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: сөт - 375 миллилитр; каймак - 125 миллилитр; ванильле ак шоколад - 200 грамм; шикәр - 70 грамм; йомырка сарысы - 4 данә; әче кара шоколад - 20 грамм. Сөт һәм каймакны кәстрүлдә беренче күбекләр барлыкка килгәнче җылытабыз, тик кайнатмыйбыз....
-
Район комбайнчылары ярыша-ярыша эшли
Районда урып-җыю эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Сезне 14 августка комбайнчылар арасындагы нәтиҗәләр белән таныштырабыз. Нәтиҗәләр белән танышу өчен түбәндәге сылтама буенча үтегез. Урып-җыю
-
Районда шикәр чөгендере алуга керештеләр
Кичә "Җәлил" һәм "Сарман" агрофирмалары шикәр чөгендере алуга керештеләр. Бүген бу эшкә "Нөркәй" агрофирмасы да кушыла.