14 май 2015 яңалыклары
-
Район егетләре Бөтенроссия бокс турнирында җиңделәр
6-8 май көннәрендә Баулы шәһәрендә бокс буенча СССР спорт мастеры И.С. Чернов истәлегенә XV Бөтенроссия турниры үтте. Анда 120ләп спортчы катнашты. 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сарманнан Динар Зиатдинов (2001 елгы) өч тапкыр җиңде һәм беренче урынны яулады. Әлмәт авылыннан Вилдан Юнысов (2005 елгы, 38 килограммга кадәр авырлык категориясе) шулай...
-
Район яшьләр иҗтимагый палатасының икенче утырышы үтте
Бүген "Сарман" кинотеатрында Сарман муниципаль районы Советы каршында оештырылган район яшьләр иҗтимагый палатасының икенче утырышы булды. Палата рәисе Николай Сахуриев 2015 елның беренче кварталында башкарылган эшләр турында сөйләде. Палатаның спорт, сәламәт яшәү рәвеше һәм яшьләр туризмы комиссиясе рәисе Айдар Нариманов киләсе кварталга эш планы белән таныштырды. Регионара "Волонтер" иреклеләр хәрәкәте...
-
Районда юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар бар
13 май көнне кичке 20.00 сәг. алып 24.00 сәг.кадәр ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан, юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау һәм юл һаләкәтләрен кисәтү максатыннан, Сарман районы территориясендә профилактик чара - рейд үткәрелде. Анын барышында 12 кагыйдә бозучы административ җаваплылыкка тартылды. Болар арасында: 5 куркынычсызлык каешын кулланмаучы, 5 - укылмый торган дәүләт номерлары...
-
Иске Минзәләбаш укучылары тыл ветераны белән очраштылар
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбенең 7 нче класс укучылары тыл ветераны Мирханова Васима Ахметхановна белән очрашуда булдылар. Васима Ахметханована укучыларга авыр сугыш елларына туры килгән яшьлеге турында сөйләде,балаларның сорауларына җавап бирде.