14 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында Искечә яңа ел көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды
Сарысаз-Тәкермән мәдәният йортында Искечә яңа ел көне уңаеннан "Бүләксез кала күрмә" дигән исем астында лоторея уены узды.Уен җыр -бию,уеннар белән үрелеп барды.Бер кеше дә бүләксез кайтып китмәде.Әле тамашачылар төрле уеннарда катнашып бүләкләр оттылар.
-
Ләкелеләр фестиваль лауреаты булдылар
13 гыйнвар көнне Казан шәһәренең Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында "Айбагыр"керәшен балалар фольклор ансамбле һәм Лиана Антонова "Туым Жондозы"-"Рождественская звезда" Бөтенрәсәй конкурсы фестиваленең лауреатлары булдылар.Җиңүчеләр диплом,кубок,"йомшак аюлар" белән бүләкләнделәр.Ансамбль җитәкчесе Римма Тимировага Мәдәният министрының рәхмәт хаты тапшырылды.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсына тавыш бирү тәмам
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсына тавыш бирү тәмамланды, җиңүче махсус тикшерүләр үткәч, билгеле булачак.
-
“АГАЧ ЭШЕ БИК ЧЕТЕРЕКЛЕ"
Мөслим районы Әмәкәй авылында гомер итүче 45 яшьлек Мияссәр Шәрипов, аякларына басып йөри алмаса да, инде 10 ел үз куллары белән төрле җиһазлар ясый. Бүген тәҗрибәсен нәсел дәвамчысы улы Динарга тапшырган. - 2007 елның 1 декабрендә икәү эш башлаган идек, - дип искә алды хатыны Миләүшә. - Хәзер бу эшне...
-
Җырчы үз куллары белән гомерен өзмәкче булган
Казан җырчысы Айрат Гайнуллин Яңа ел төнендә җанатарларының котын алды. Яңа ел төнендә Казанда Анжей тәхәллүсе белән чыгыш ясап йөргән җырчы Айрат Гайнуллин үлемнән чак калган, дигән хәбәр таралды. Баксаң, җырчы үз-үзенә кул салырга булган икән. Һәр гомере белән хушлашуны ул ВКонтактедагы аккаунтында туры эфирда күрсәтеп барган. "Сез яраткан әйберләр...