13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Сарман районы пенсионерларына 5000 сум акча түләячәкләр
2017 елның январь аенда пенсия һәм даими социаль түләүләрдән тыш 1 миллион 121 мең (Сарман районы буенча - 11396) пенсионерга 5000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче акчаларны түләү оештырылачак. Түләүләр Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә пенсия алучы гражданнарга биреләчәк. Бер тапкыр түләнүче акчалар 2017 елның...
-
Сарманнан Эльвира һәм Эльмира Вәлиеваларга Фәрит Мөхәммәтшин паспорт тапшырды
Кичә, 12 декабрьдә, РФ Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың 38 яшь гражданына паспортлар тапшырды. Тантанада безнең райондашларыбыз - Сарман урта мәктәбе укучылары Эльвира һәм Эльмира Вәлиевалар да катнаштылар. Яхшы укулары, җәмәгать эшләрендә актив катнашулары белән үрнәк булган кызлар өчен бу бик әһәмиятле, истәлекле вакыйга булды. -...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шурпа
Сезгә шурпа рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - бәрәңге - 500 грамм; - кызыл болгар борычы - 1 данә; - кишер - 2 данә; - башлы суган - 2 баш; - помидор - 200 грамм; - томат пастасы - 2 аш калагы; - сарымсак - 4 тырнак; - лавр яфрагы...
-
Район хат ташучылары конкурста катнаша алалар
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте, матур традицияне дәвам итеп, быел да хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында конкурс игълан итте. Ул газета-журналларга 2017 елның беренче яртысына яздыруда стимул да булачак. Безнекеләр «Иң яхшы авыл хат ташучысы» һәм «Иң яхшы почта бүлекчәсе» номинацияләре буенча үз мөмкинлекләрен күрсәтә алачаклар. Иң яхшы хат ташучыга (яздырган...
-
Җәлилдә дзюдо буенча республика турниры үтте
10 декабрь көнне Җәлилнең мәдәният сараенда дзюдо буенча Муса Җәлил тууының 110 еллыгына багышланган ачык республика турниры үткәрелде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Җәлил бистәсе башлыгы Ленар Бадыйков, "Җәлилнефть" идарәсе җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәйхан Шәйхутдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Владимир Филимонов катнашучыларны һәм җанатарларны сәламләү сүзләре белән турнирны...
-
Иске Кәшер мәктәбендә "Син – минем дустым!" дигән бәйрәм иртәсе узды
Кичә Иске Кәшер мәктәбендә "Син - минем дустым!" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе булды. Бәйрәм, дуслык турында әңгәмә белән башланып, "Дуслар-матурлар"(кызлар) һәм "Дуслар-батырлар"(егетләр) командалары арасындагы бәйге белән дәвам итте. Кызыклы биремнәр һәр сыйныф әзерләгән дуслык турында җырлар белән үрелеп барды. Ярышлар вакытында әле бер, әле икенче команда алга чыкты. Нәтиҗәдә исәп...
-
Күтәмәле мәктәбендә Конституция көне уңаеннан класс сәгате үтте
Конституция көне уңаеннан Күтәмәле мәктәбе укучылары класс сәгатендә катнаштылар. 7 нче сыйныф укучысы Әдилә Фәйзрахманова укучылар белән балаларның хокуклары турында сөйләде, алар бергәләп плакатлар ясадылар.
-
Кәүҗияктә Изге Мәүлид бәйрәме үтте
Кичә Кәүҗияк авылы мәчетендә Изге Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Тантанада катнашучылар мөнәҗәтләр, салаватлар әйттеләр, Коръәннән сүрәләр укыдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте, анда 76 кеше катнашты.. Бәйрәмгә чит шәһәрләрдә, авылларда яшәүчеләр дә кайткан иде. Мәчеткә йөрүчеләр дә елдан-ел арта бара. Теләгән кешеләргә гарәп графикасы өйрәтелә. Боларның барысы да Саимә Фәхрисламова...