13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Районда объектлар өйрәнү, борынгы авыллар тарихы буенча материаллар җыю эшләре бара
Районда Казан шәһәренең тарихчы галимнәре тарафыннан археологик һәм эпиграфик объектларны өйрәнү, борынгы авыллар тарихы буенча материаллар җыю эшләре башкарыла. Сарман районы территориясен өйрәнүнең катлаулылыгы шунда: ул тарихных борынгы чорларын өйрәнүнең әле башлангычында гына тора. Безнең тикшеренүләргә кадәр биредә бары тик биш археологик объект кына бар дип исәпләнелгән, аларның да документлары...
-
Дүсемдә янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм кирәк
Дүсем авылында йортлары янган гаиләгә райондашларның ярдәме кирәк. Гаиләдә кечкенә балалар - 2009, 2011 һәм 2012 елгы малайлар бар. Алар һәртөрле ярдәмгә шат булачак. Кием-салым, мәктәп кирәк-яраклары, җиһазлар һәм башкалар белән ярдәм итәргә мөмкин. Аларны җыю "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә оештырыла. Үзәкнең мәрхәмәтлелек бүлекчәсендә үзегездән арткан яхшы хәлдәге...
-
Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары игелекле эшләр башкардылар
Көзге игелек атналыгы кысаларында Ләшәү Тамак мәктәбе укучылары ялгыз торучы Зөлфия апа Арслановага бакчасын коелган яфраклардан һәм чүптән чистартырга ярдәм иттеләр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – груша пирогы
Сезгә груша пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - хуш исле грушалар - 1 килограмм; - ак май - 260 грамм; - шикәр комы - 1 стакан; - лимон - 2 данә; - тавык йомыркасы - 4 данә; - кукуруз оны (полента) - 130 грамм; - бал - 50 грамм;...
-
"Нөркәем" ансамбле чараларда актив катнаша
Зур Нөркәй авылының "Нөркәем" фольклор ансамбле Татар Илеге елгасы буенда ял паркы ачылу тантанасында катнашты. Шулай ук күптән түгел Әлмәт зонасында үзешчән ветераннарның VI Республика "Балкыш" фестивалендә "Тирес басу" күренеше белән һәм коллективның солисткасы Мәсгудә Кәримова "Тәфтиләү" җыры белән катнашып, фестивальнең дипломнарына лаек булдылар.
-
Сарман районыннан 30 кеше хаҗга китте
10 сентябрьдә хаҗ башланды. Татарстаннан Сәүд Гарәпстанына 900 кеше китте. Алар арасында 30 кеше - Сарман районыннан. Ислам дине буенча, һәрбер мөселман кешесе үз гомерендә бер тапкыр булса да хаҗ кылырга тиеш. islam.ru сайтыннан фото
-
Район территориясендә булган авариядән соң кечкенә бала вафат булды
8 августта Рус Акташы-Азнакай юлының 37 нче километрында 2 бала катнашында юл һәлакәте булган иде. Аның нәтиҗәсендә 1961 елгы пассажир вафат булды, машина йөртүче һәм 2 пассажир (2013 елгы балалар) авыр тән җәрәхәтләре алганнар иде. Кызганычка каршы, сабыйларның берсе Балалар республика клиника хастаханәсендә вафат булды.
-
Район мәктәпләрендә "Аеклык бәйрәме" дигән акция оештырылды
Сарман районының барлык мәктәпләрендә 11 сентябрьдә үткәрелә торган Бөтенроссия аеклык көненә багышланган "Аеклык бәйрәме" дигән акция оештырылды. Мәктәпләрдә стендлар чыгарылды, ачык дәресләр үткәрелде, "SaMoSтоятельные дети" проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы материал таратылды, флешмоб булды.