13 август 2013 яңалыклары
-
70 елдан соң солдат җәсәде Иске Имәнгә кайтарылды
Күптән түгел Смоленск өлкәсенең Духовщина районы эзтабарларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан, Смоленск тирәсендә барган каты бәрелешләрдә батырлык үрнәкләре күрсәткән Иске Имән авылында туып-үскән Әгъләмов Мирзаһит Әгъләм улының кабере, медальоны табылуы турында хәбәр алынды. Мирзаһит абыйның бертуган сеңлесе Зәйтүнә апа, аның балалары, оныклары, туганнары белән сөйләшкәннән соң, район җитәкчелеге ярдәме белән,...
-
Сарманда йөзенче бала теркәлде
Мортамак авылында яшәүче Фәрхат Салихов hәм Рәмзия Габдрахманова гаиләсендә беренче бала дөньяга аваз салды. Аңа Әмир дип исем куштылар.
-
Кәүҗияк мәктәп бакчасына экскурсия
Кәүҗияк гомуми белем бирү мәктәбе бакчасы (0,8 га)яшелчә, җиләк-җимеш, басу культуралары, башлангыч сыйныф бүлеге, декоратив чәчәклек, коллекцион, орлыкчылык, дендрарий, дару үләннәре бүлекләреннән тора. Бакчада һәр елны ел әйләнәсенә җитәрлек яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә, артканы сатыла.Авыл халкы аеруча суган, кәбестәне бик яратып ала. Бу уку елында 700 кг суган, 500 кг кәбестә,...
-
Сарманда августта 48 туй көтелә
Бер айлык тәнәфестән соң Сарманда беренче пар теркәлде. Узган шимбәдә Юлтимер авылында яңа гаилә барлыкка килде. Бу - Гөлназ hәм Тимур Миннәхмәтовлар гаиләсе. Сарман районының башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, август аенда районда язылышырга 48 пардан гариза кергән .