13 июль 2017 яңалыклары
-
Районда чираттагы ЮХИДИ рейды узды
Узган атнада ял көннәрендә үткән ЮХИДИ рейды барышында барлыгы 18 кагыйдә бозучы адмнистратив җаваплылыкка тартылды. Тупас кагыйдә бозучылар арасында 1 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче тоткарланды. Моннан тыш, 5 - иминият полисыннан башка йөрүче, 9 куркынычсызлык каешларын кулланмаучы ачыкланды. ЮХИДИ штрафларын вакытында түләмәүче 2 кешегә беркетмә төзелде.
-
Даулы болында өлкәннәр Сабан туе гөрләде
Бүген, 13 июль көнне, Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелде. Аларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова тәбрикләде, куйган хезмәтләре, район тормышында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, хәерле гомер, күңелле яллар теләде. Өлкәннәрнең һәркайсы Сабан туенда үзенең "һөнәрен" күрсәтте - кемдер җырлады, икенчеләре биеде, бергәләп төрле...
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" хәйрия акциясенең беренче бүләкләрен тапшырды
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан иткән иде. Без анда райондашларга оекбаш, бияләйләр, шарфлар һәм башка шундый бәйләнгән әйберләр белән коляскада йөрүче инвалид балаларга ярдәм итүдә катнашуларын сораган идек. Бүген без акциядә беренчеләрдән булып катнашкан Колмәт авылыннан...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – бәрәңге коймагы
Сезгә бәрәңге коймагы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 1 данә; - консервланган яшел борчак - 2 аш калагы; - порей-суган - ¼ данә; - тары оны - 3 аш калагы; - бәрәңге шулпасы - 50 миллилитр; - көпшәкләгеч - ¼ чәй калагы; - тоз - тәм...
-
Нарат-Асты авылында Питрау бәйрәме үтәчәк
15 июльдә 16:00 сәгатьтә Нарат-Асты авылында керәшен халкының милли бәйрәме - Питрау үтәчәк. Аңа хас булганча, төрле кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылачак. Концерт программасы бәйрәм дискотекасы белән тәмамланачак. Рәхим итегез!
-
Районда ниһаять һава торышы яхшыра
Дуслар! Сезнең өчен бик мөһим яңалык бар. Ниһаять, районда һава торышы яхшыра. Яңгырлар да бик күренми. Күз генә тигермик!
-
Сарманлылар, "Сарман"га арзанрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
1 июльдән "Сарман" газетасына 2018 елның 1 яртыеллыгы өчен вакытыннан алда язылу башланды. Ул 31 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда "Сарман" газетасына гражданнар - 632,10 сумга, оешмалар 722,10 сумга языла алалар. "Новый Сарман" газетасы гражданнар һәм оешмалар өчен - 367,92 сум. Хөрмәтле сарманлылар! Район газетасына арзанрак бәядән язылып калырга...
-
Ләкедә Питрауны бәйрәм иттеләр
Кичә Ләке авылында Питрау бәйрәмен үткәрделәр. Халык рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, төрле уеннарда катнашты. Бәйрәмдә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов катнаштылар, бәйрәм уңаеннан иң матур теләкләрен җиткерделәр. Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, бәйрәмне ачып, күңелле яллар теләде. Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Римма...
-
Шәрләрәмәдә Яшьләр көне узачак
15 июльдә Шәрләрәмә авылында 17.00 сәгатьтә Яшьләр көне үтәчәк. Рәхим итегез!
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында профилактик чара үтте
Кичә Сарманның «Ләйсән» балалар бакчасында юл иминлеге атналыгы кысаларында профилактик чара үтте. Зурлар төркеменә йөрүче балалар тәрбиячеләре Люция Фәррахетдинова белән бергә юл иминлеге өлкәсендә үзләрен сынап карадылар. Велосипедларда каршылыклар аша үтеп йөрделәр, юл билгеләренең кайсы урында һәм ни өчен куелуын аңлаттылар, тәрбияченең сорауларына җавап бирделәр. Соңыннан балаларга бүләккә яктырткыч беләзекләр...