13 июнь 2016 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җир җиләге һәм карлыганнан коктейль
Җәйге кызуларда төрле эчемлекләр, коктейльләр мөһим роль уйныйлар. Сезгә җир җиләге һәм карлыганнан коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кара карлыган - 100 грамм; - сөт - 130 миллилитр; - пломбир туңдырмасы 150 грамм; - җир җиләге - 130 грамм. Җиләкләрне һәм карлыганны юабыз, сабакларыннан чистартабыз. Карлыган, җиләк, туңдырма...
-
"Сарман" газетасына 350 сумга да язылып була!
Район газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Аның альтернатив варианты да бар - редакциягә килеп язылучылар өчен язылу бәясе 350 сум тәшкил итә. Тик онытмагыз - ул очракта хат ташучы газетаны өегезгә китереп бирмәячәк, аны редакциядән үзегезгә килеп аласы булачак. Почта бүлекчәсе аша язылу 621 сумга төшәсен исәпкә...
-
Зур Нөркәй мәдәният йортында "Ачык микрофон" дигән караоке-кичә узды
Россия көне уңаеннан Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында "Ачык микрофон" дигән караоке-кичә үтте.
-
Иске Кәшердә Гүзәлия һәм Мөхтәр Фәттаховларның бакчаларында тылсымлы сандык бар
Иске Кәшер авылында яшәүче Гүзәлия һәм Мөхтәр Фәттаховларның бакчаларында менә шундый тылсымлы сандык тора. Аны аларның уллары Әлфис һәм Марат иске сандык, чүлмәк-ваза һәм вак ташларны алтын төскә буяп, ясаганнар. Әгәр дә сезнең бакчагызда да шундый тылсымлы сандыклар булса, фотоларын sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрегез.