13 февраль 2018 яңалыклары
-
Хәерле төн, тыныч йокы, тәмле, татлы төшләр барыгызга да, иртәгә "хәерле иртә"дә очрашканга кадәр
Тәмле йокы сиңа, Сарман, матур төшләр күрегез. Иртәгәсе эш көненә бик дәртләнеп керегез. Фото :http://pixabay.com/ru/
-
Яшь сарманлылар хәтер барлады
Район мәдәният йортында Сталинград сугышы тәмамлануга - 75, Әфганстан җиреннән соңгы гаскәр чыгарылуга 29 ел тулуга багышланган ачык дәрес үтте. Анда аграр көллият студентлары, Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясенең югары класс укучылары катнашты. 31 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкадагы полковник Рафаэль Газизуллин бу ике сугышта да хәрбиләр тарафыннан күрсәтелгән...
-
Күтәмәле мәктәбендә патриотик айлык үтә
Февральдә Күтәмәле мәктәбендә патриотик айлык үтә. Аның кысаларында 12 февральдә мәктәпнең 5-7 сыйныф укучылары авыл китапханәсенә бардылар. Китапханә мөдире Гөлфирә Хөснуллина укучыларга Сталинград сугышы турында сөйләде, дискуссиядә балалар да актив катнаштылар.
-
Сарманлыларга төшке ашка әзерләү өчен "Ялкауларча пилмәннәр" тәкъдим итәбез
Әзерләү тәртибе: https://vk.com/tatarshlari
-
Асылъяр кабат сәхнәгә кайта: «Бер-бер артлы туган улым һәм кызымны тәрбияләү мине үзенә суырып алды»
Асылъярның «Яланаяклы кыз» фильмында Дилбәрне уйнавын тамашачы шулкадәр яратты ки, аның катнашындагы «Синең күзләр» фильмын да шатланып каршы алды. Ялгышмадылар. Фәридәне дә ул шәп итеп башкарды. Татарлардан беренче булып «Евровидение» бәйгесенә сукмак салган җырчының бүгенге көннәре ничегрәк үтә икән? Сүзне Асылъярның үзенә бирик. //Идел// Туган урыны: Лаеш районы Столбище авылы....
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Альбина Ахметова
Московская область,г.Домодедово, с.Ильинское в/ч 41600 с 23.11.2007 по 31.03.2015.году начальником станции.
-
Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улы вафат
2018 елның 11 февралендә озакка сузылган каты авырудан соң "Татмелиорация" траст-компаниясе ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры, Сарман районының Почетлы гражданины Залаков Әнвәр Мәхмүт улының йөрәге тибүдән туктады. Кайда гына хезмәт куйса да, Әнвәр Мәхмүтовичның гомер юлы җирдән, авыл хуҗалыгыннан аерылгысыз булды. Чын мәгънәсендә җирне яратып, аның кадерен белеп яшәде. Хезмәт...
-
Автомобильләрнең бәясе күтәрелгәнен сарманлылар беләләрме?
"Автостат" агентлыгы үткәргән күзәтүләр буенча, былтыр яңа автомобильләрнең уртача бәясе 1,33 миллион сумга җиткән. Бу, 2016 ел белән чагыштырганда, 2 процентка күбрәк. Чит ил машиналары якынча 1,55 миллион сумга бәяләнсә, Русиядә җитештерелгәннәре 583 мең сумга төшәчәк. Аеруча ТОП-35 исемлегенә кергән "Geely", "Chery" Кытай автомобильләре кыйммәтләнгән. Аларның бәясе шул тәртиптә уртача...
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсына тавыш бирү тәмамланды һәм җиңүчебез дә билгеле
Газетабыз сайтында үткәрелгән "Бергә бәхетле" фотоконкурсының җиңүчесе - Сарман районы Мортышбаш авылыннан Сөнгәтуллиннар гаиләсе булуы ачыкланды. Без аларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек телибез. Ә җиңүчебез хакында язма 14 февраль - Гашыйклар көненә багышланган санда чыгачак.
-
Хәерле иртә, дуслар!
Әлеге атна җиңеллек белән килсен! Һәр эшебездә уңыш елмайсын, сабыр булыйк һәм бары яхшылыкка омтылыйк