13 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлил бистәсендә шикле пакет табылды
12 февральда Җәлил бистәсе башкарма комитеты бинасында шикле пакет тапканнар. Хезмәткәрләр югалып калмаганнар, янгынчылар, ашыгыч ярдәм, газ оешмасы хезмәткәрләре, полиция һәм миначыларны чакырганнар. Тикшерү бу пакетта документлардан башка нәрсә булмавы ачыкланган. Аларны кемдер онытып кына калдырган. Вакыйга булган җиргә чакырылган барлык оешмалар да оператив рәвештә килеп җиткәннәр.
-
Сарманлылар Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесендә катнаша алалар
Россиянең Мөфтиләр Шурасы һәм Мәскәү мөселманнарының Диния нәзарәте Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган шигырь бәйгесе игълан итте. Анда теләге һәм осталыгы булган һәркем катнаша ала. "Мөхәммәт пәйгамбәр - дөньялар өчен рәхимлелек" исемле бу конкурс инде сигезенче ел рәттән уздырыла. Аның максаты - халыкны Ислам дине, Мөхәммәт пәйгамбәр тормышы белән таныштыру, илнең төрле...
-
"Әти белән бергә" фотоконкурсына старт бирелде
23 февраль уңаеннан без "Әти белән бергә" дип аталган яңа фотоконкурс игълан итәргә булдык. Конкурста катнашу өчен балаларның әтиләре белән бергә ял, эш вакытларында төшкән фотоларны җибәрү җитә. Үзегез турында (кем, кайдан) кыскача язмалар да җибәрергә онытмагыз. Сезнең активлыкны көтеп калабыз. Фотолар һәм кыскача язмалар җибәрү өчен электрон адрес: sarmangazetam11@mail.ru
-
Сарманда яшәүче Гыйләҗевләр гаиләсе "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" конкурсында җиңде
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" игълан иткән "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсында катнашкан парларга тавыш бирү тәмамланды. Барлык тавышлар да гаделлеккә тикшерелде. Тикшерүнең нәтиҗәләре күрсәткәнчә, гаделсезлек очраклары ачыкланмады. Барысы да тигез көрәштә билгеләнде. Җиңүчеләр - Сарманда яшәүче Динар һәм Рәйлә Гыйләҗевләр гаиләсе. Аларның 14 февральда 12:30 сәгатьтә район мәдәният йортында урнашкан яңа өйләнешүчеләрне...
-
Җәлилдә Эшчеләр хоккей лигасы сезоны ачылды
Узган атнада Җәлил боз сараенда "Татнефть" җәмгыятенең Эшчеләр хоккей лигасы сезоны ачылу тантанасы узды. Шулай ук "Җәлилнефть" идарәсе белән "Татнефть-Энергосервис" җәмгыяте командалары арасында турнир ачылу кубогына уен үткәрелде. Уеннан соң командалар бүләкләнде. Боз сарае меңнән артык кеше җыйган иде.
-
Сарманлылар парларга үз тавышларын бирделәр, аларның гаделлеген тикшерү бара
Хөрмәтле дуслар! Без бүген "Мәхәббәтеңне тоям карашыңнан" фотоконкурсының нәтиҗәләрен игълан итәбез дигән идек. Сез "нишләп һаман юк соң?", дип кайгыра торгансыздыр. Борчылмагыз: бүген барысы да булачак, тик бераз соңрак. Хәзерге вакытта тавышларның гаделлеген тикшерү бара. Тавыш бирү туктатылды, яңадан тавышлар саналмаячаклар. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар иң матур парны сайлыйлар
-
Сарманда "Бас гармун телләренә" бәйгесе үтте
12 февральда район мәдәният йортында "Бас гармун телләренә" дип исемләнгән гармунчылар бәйгесе үтте. Анда зона турларында уңышлы чыгыш ясаган иллегә якын гармунчы катнашты. Араларында җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, кашыкта, курайда, гитарада уйнаучылар да бар. Бу көнне мәктәп укучысыннан алып 90 яшьлек әби-бабайга кадәр сәхнә тотты. Һәр чыгыш көчле алкышларга...
-
Сарман ягына баручы автомобильләр маршрутларын үзгәртергә мәҗбүр булдылар
13 февральда 7:30 сәгатьләр тирәсендә Әлмәт-Мөслим трассасының 34 нче километрында КамАЗ һәм ВАЗ-2112 автомобильләре бәреләшәләр. Нәтиҗәдә КамАЗ машинасы юлны аркылы каплый. Шул сәбәпле бу трассадан үтүче барлык машиналар да үзләренең маршрутларын үзгәртергә мәҗбүр булалар.
-
Бу юлы Җәлилдә исерекләр булмады
12 февральда ЮХИДИ хезмәткәрләре Җәлил бистәсендә исерек шоферларны ачыклау өчен чираттагы рейдка чыктылар. Исерек хәлдә руль артына утырганнар "тотылмады". Шулай да башка төр хокук бозучыларга унбиш беркетмә төзелде.