13 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Азалак мәктәбе биючеләре җиңүче булган
Азалак мәктәбенең "Шатлык" бию коллективы бу уку елында да "Золотой каблучок" республика конкурс - фестивалендә катнашып, I нче дәрәҗә дипломга лаек булган. Егет-кызларның остазлары - җитәкчеләре Шәфигуллина Гөлчәчәк Фирдәвис кызы.
-
Сарманда яшәүче Ногмановлар ярты гасыр бергә
Сарман авылында яшәүче Ринат һәм Фатыйма Ногмановлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Авыл җирендә һәркемнең тормыш юлы - күз алдында. Бу пар - авылның ихтирамын казанган күркәм гаилә. Төпле фикере булган, тырыш, бер минутын да бушка сарыф итәргә күнекмәгән Ринат абый бүгенге көнгәчә ветераннар хәрәкәтендә, районыбыз тормышында актив катнаша. Ринат абый...
-
Саклаубаш кәҗәләре шатлык өләшә
Саклаубаш авылында яшәүче Габделхай абый Фәрхетдинов - һөнәре буенча да, табигате буенча да сәнгать кешесе. Яңа ел алдыннан якыннарына бүләк ясаган. Үзләре яшәгән капка төбендә әкият шәһәрчеге төзегән. Кардан әвәләнгән сыннар - Кыш бабай, Кар кызы, ел хуҗалары Кәҗә белән Сарык һәркемне үзенә тартып, тирә-юньгә сөенеч, шатлык биреп тора. Авылдашларының...