12 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Районда кайсы кибетне күбрәк яраталар?
Без Сыйфат көне алдыннан "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" группасында сораштыру уздырган идек. Аннан күренгәнчә, район халкы "Агат+" һәм "Хәбиб" кибетләрен сыйфат ягыннан югары бәяләгән. "Агат+" кибете 130 тавыш җыйган, "Хәбиб"не үз итүләрен 97 кеше белдергән. Башка кибетләрнең дә үз сатып алучылары бар. Сораштыру нәтиҗәләре. Беренче өлеш Сораштыру нәтиҗәләре. Икенче өлеш
-
Күтәмәле авылында Халисә апа хикмәтле кабаклар һәм чөгендерләр үстергән
Әхмәдишина Халисә апаның кабаклары һәм чөгендерләре бик зур, сырмалы-бормалы. Алар "Табигать могҗизасы" конкурсы дәвам иткәнен аңлата. Сез дә, әгәр дә гадәти булмаган яшелчә, җиләк-җимеш үстергәнсез икән, фотога төшереп безгә җибәрегез. Ашыгыгыз, конкурсның вакыты чикләнгән!
-
Сарман егете Америка Кушма Штатларында булып кайтты
2010 елдан бирле «Work and Travel USA» («АКШта эш һәм сәяхәт») программасы гамәлдә. Аның асылы - илләр арасында җәйге каникулларда студентлар белән мәдәни алмашу. Төп максатлар - чит телне белүне яхшырту, студентларга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирү. Бу елның җәендә Америка Кушма Штатларында Казан федераль университетында белем алучы Сарман егете Айнур...