12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Булачак пенсиягезне дәүләт ярдәмендә арттыруны кулыгыздан ычкындырмагыз!
2014 елның 31 январенә кадәр дәүләтнең пенсияне софинанслау программасына кергән һәм пенсиянең тупланма өлешенә 2000 сумнан да ким булмаган суммада акча күчергән гражданнар дәүләтнең пенсияне софинанславына өмет итә алалар. Татарстан Республикасында бүгенгесе көнгә 590 мең (Сарман районы буенча 1411) кеше әлеге программада катнаша. Дәүләт аларга 2 млрд. сумнан артык акча...
-
Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры билгеләнде
Ризатдинов Рәдис Нур улы Азнакай җылылык челтәре предприятиесенең Сарман энергорайонының әйдәүче инженеры итеп билгеләнде. Рәдис Ризатдинов 1965 елда Мортыштамак авылында туган. 1982 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлап, Әлмәт төзүчеләр техникумына укырга кергән. Хезмәт юлын «Үрнәк» колхозында прораб булып эшләп башлаган. Төрле елларда «Иганә» предприятиесендә баш инженер, «Петровка» агрофирмасында тәэминат бүлеге...
-
Район командасы гомуми физик әзерлек буенча ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә җиңде
Зәйдә чаңгычы-узышчылар арасында гомуми физик әзерлек буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты һәм Беренчелеге узды. Анда, унике кешелек команда белән безнең район чаңгычылары да катнашып, авыл районнары командалары арасында беренчелекне яулады. Командага кубок һәм I дәрәҗә диплом тапшырылды.
-
Сарманда Әзһәр Габидине искә алачаклар
14 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Сарман сәнгать мәктәбендә Әзһәр Габидине искә алу кичәсе була. Рәхим итегез!
-
Подписка ункөнлегендә район газетасына очсызрак бәядән язылып булачак
«Сарман»га очсызрак бәядән язылып калырга ашыгыгыз, хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бу мөмкинлек бары тик 13 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр генә булачак: шушы вакыт аралыгында барлык почта бүлекчәләрендә подписка ункөнлеге үткәрелә. Бу көннәрдә сез «Сарман» газетасына - 543 сум 42 тиенгә, «Новый Сарман» газетасына 305 сум 64 тиенгә языла аласыз. Санаулы көн...