12 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Янурыс авыл җирлеге мәчетләрендә очрашулар үтте
Бүген Янурыс авыл җирлегенең мәчетләрендә очрашулар үтте. Анда 14 сентябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар турында, үзара салым акчасына зиратларда башкарылачак эшләр хакында сөйләшенде, янгыннан зыян күрүче Зәйнетдин Шәмсетдинов гаиләсенә акчалата ярдәм күрсәтелде.
-
Сарманлыларга гриппка каршы вакцинация ясаячаклар
Сентябрь-октябрь айларында Татарстанда гриппка каршы вакцинация үткәреләчәк. Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникаларда ясатып була. Вакцинация аеруча куркынычлык төркемендә булганнарга кирәк: өч айдан башлап балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, хроник авырулар белән чирләүчеләргә, вирус инфекцияләреннән еш авыручыларга.
-
Иске Кәшердә Зиннәт Хәсәновка һәйкәлне реставрацияләү эшләре бара
Бөек Җиңүгә 70 ел тулу якынлашу уңаеннан авыл җирлекләрендә әзерлек бара. Иске Кәшер авылында Зиннәт Хәсәновка һәйкәлне реставрациялиләр.
-
Районда җирне төп эшкәртү 29500 гектарда башкарылды
Районда көзге кыр эшләре дәвам итә. Бөртеклеләр 47657 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 89 процентыннан җыеп алынды. Бу көннәрдә тулы куәтенә язгы бодайны суктыру бара, ул 18500 гектардан - игелгән мәйданнарның 77 процентыннан җыелды. Шикәр чөгендере 1640 гектардан алынды. Казылган 45920 тонна чөгендернең 17772 тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. 13000 гектарда...