12 июль 2017 яңалыклары
-
Сарманның "Ялкын" картинг-клубында шөгыльләнүчеләрне яңгыр да куркытмый
Быел туктаусыз явып торучы яңгырга барысы да күнектеләр, ахрысы. Сарманның "Яшь техниклар станциясе" спорт мәктәбендә дә аннан курыкмыйлар. Һава шартлары начар булуга карамастан, "Ялкын" картинг-клубында күнегүләр өзлексез рәвештә бара.
-
Районда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә
Районда терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Күпьеллык үләннәр 8230 гектарда урылып, 49300 тонна сенаж салынды. Печән 1020 тонна әзерләнде, шуның 450 тоннасы - агрофирмаларда. Яфраказык әзерләү башланды. Бүгенгә ул 6 тонна тупланды.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кокослы-бананлы коктейль
Сезгә кокослы-бананлы коктейль рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: банан - 2 данә; кокос сөте - 400 миллилитр; сөт (сыерныкы яки сояныкы) - 500 миллилитр. Бананны чистартабыз. Барлык ингредиентларны да блендерга салабыз. Болгатабыз. Стаканнарга салабыз. Коктейль әзер! Барлыгы 10 минут вакыт кирәк.
-
Иртәгә Сарманда ветераннар һәм инвалидлар өчен Сабантуй үтәчәк
Иртәгә, 13 июльдә, Даулы болында район ветераннары (пенсионерлары) һәм инва-лидлары өчен Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Программада: спорт уеннары, концерт номерлары. Башлана - 10.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
"Сарман" киноучреждениесе авылларда балалар өчен мультфильмнар күрсәтә
"Сарман" киноучреждениесе авыл мәдәният йортларында балалар өчен мультфильмнар күрсәтүне дәвам итә. Кичә Әлмәт авылы мәдәният йортында балалар "Хитрюга Джек" мультфильмын карадылар. Бүген - Рантамак мәдәният йорты, иртәгә Колмәт мәдәният йорты экраннарында мультфильмнар күрсәтеләчәк.
-
Сарманның элекке "Икмәк" кибете урнашкан юл чатында светофор урнаштыралар
Машинада йөрүчеләрнең "шушында бер светофор куйсыннар иде" дигән теләкләре тормышка ашарга тора: Сарманның элекке "Икмәк" кибете урнашкан юл чатында бүген светофор урнаштыруга әзерлек эшләре бара.
-
Районда терлек азыгы әзерләү кампаниясенең беренче ункөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр
Терлек азагы әзерләү кампаниясенең мөһимлеген истә тотып һәм анда катнашучыларның эшен стимуллаштыру максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 333 санлы карары дөнья күрде. Аның нигезендә үлән урдыруда, ташуда һәм базда таптатуда эшләүчеләр арасында ун көн саен алдынгылар билгеләнә һәм бүләкләнә. Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
Бүген Ләкедә Питрау бәйрәме үтә
Бүген, 12 июльдә, 18.00 сәгатьтә Ләке авылында Питрау бәйрәме үткәреләчәк. Рәхим итегез!