12 июнь 2017 яңалыклары
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ваниль белән җиләк-җимеш чәе
Сезгә ваниль белән җиләк-җимеш чәе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - алма - 100 грамм; - армут - 100 грамм; - катырылган чия - 100 грамм; - дарчин - 1 данә; - кузаклы ваниль - 1 данә; - су - 400 миллилитр. Алманы һәм армутны шакмаклап турыйбыз. Чияне җебетәбез. Җиләк-җимешне...
-
Иске Кәшердә урам бәйрәме узды
Шимбә көнне Иске Кәшер авылында урам бәйрәме үтте. Авылдашлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Балалар төрлечә ярыштылар. Бәйрәм кичкә кадәр чәй табынында дәвам итте.
-
Сарманда Россия көнен билгеләп үттеләр
Кичә Сарманда "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында Россия көне уңаеннан бәйрәм чарасы үтте. Райондашларны бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады. Оешма-учреждениеләр арасында барган кече футбол буенча ярышларның җиңүчеләре бүләкләнде. Соңыннан зур концерт , дискотека булды.