12 май 2017 яңалыклары
-
Районда язгы кыр эшләре барышы буенча чираттагы өчкөнлеккә йомгак ясалды
Бүген язгы кыр эшләре барышы буенча чираттагы өчкөнлеккә йомгак ясалды. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарә белгече Расиха Мифтахова катнашындагы комиссия алдынгыларга акчалата бүләкләр тапшырдылар. Билгеле булганча, нәтиҗә бер сменага бирелгән норма үтәлешеннән чыгып ясалды. Нәтиҗәләр: Үзебездә җитештерелгән тракторлар буенча: 1...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Музыкаль калейдоскоп" бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадылар
I районкүләм Сарман "Ләйсән" балалар бакчасында узган "Музыкаль калейдоскоп" бәйгесендә "Кояшкай" бакчасы балалары уңышлы чыгыш ясадылар. "Дуэт" номинациясендә Рәзилә Гыйләҗева белән Вилдан Хәкимуллин җиңүгә ирештеләр.
-
14 майда "Сарман" киноучреждениесе ачык һавада мультфильм күрсәтәчәк
14 майда Халыкара гаилә көне уңаеннан Сарманның "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында "Сарман" киноучреждениесе балалар өчен мультфильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 18.00 сәгать. Рәхим итегез! Шулай ук укыгыз: Сарманда "Гаиләм - бәхет учагы" дигән бәйрәм үтәчәк
-
Боламыкта һәйкәл ачтылар
6 майда Боламык авылында һәйкәл ачу тантанасы үтте. Яу кырына китеп һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы, ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, яшьләр һәм балалары катнаштылар. Халык алдында авыл мәхәлләсе имамы Фәрит-хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара...
-
Мортыштамак музее мәдәният йортына күчте
Мортыштамак авылындагы музей үзенең урынын үзгәртте. Ул элек авыл мәктәбендә булса, хәзер мәдәният йортына күчте.
-
Колмәттән Рамил һәм Равил Шәйгалләмовларны армиядә грамота белән бүләкләделәр
Колмәт авылыннан игезәкләр Рамил һәм Равил Шәйгалләмовлар хәзерге вакытта Смоленск шәһәрендә хәрби хезмәт үтүләре турында без хәбәр иткән идек. Күптән түгел аларга 53821 хәрби часть командиры, майор Чумаков грамоталар тапшырды. «Хәрби хәзерлектә яхшы күрсәткечләр, үрнәк итеп куярлык хәрби дисциплина, акыллы инициатива, хәрби бурычны үрнәк итеп үтәү һәм Бөек Ватан сугышында...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – ананас белән эремчек-дөге десерты
Сезгә ананас белән эремчек-дөге десерты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 100 грамм; - сөт - 500 миллилитр; - тоз - 1 чеметем; - тавык йомыркасы - 2 данә; - шикәр - 50 грамм; - ак май - 50 грамм; - эремчек - 125 грамм; - лимон согы...
-
Район укучылары әдәбияттан БДИны яңа төрле тапшырачаклар
2018 елда Россиядә әдәбият буенча Бердәм дәүләт имтиханының яңа моделе барлыкка килергә мөмкин. Ул имтиханны эчтәлеге ягыннан яхшыртуга юнәлтелгән. Имтиханнан кыска җаваплар белән булган биремнәр алынган, укучылар җавабын сайлап ала торган биремнәр арткан, инша күләменә таләпләр үскән. Шәһри Казан
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасы "Иң яхшы юл иминлеге почмагы" бәйгесендә җиңде
Кичә Сарманның «Сандугач» балалар бакчасында район күләмендә балалар бакчалары арасында үткәрелгән «Иң яхшы юл иминлеге почмагы» дигән бәйгегә йомгак ясалды. Анда районның барлык балалар бакчаларының җитәкчеләре дә җыелган иде. Чараның беренче өлешендә «Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тарафыннан җырлы-биюле уен-шөгыль күрсәтелде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Дамир Йосыпов...
-
Райондашыбыз Рөстәм Сабировка җырчылар бәйгесенең ярымфиналында сезнең тавыш кирәк
Райондашыбыз Рөстәм Сабиров "Илһамга" җыры белән Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов һәвәскәр җырчылар арасында игълан иткән үзенчәлекле бәйгедә катнашкан иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре һәм Гүзәл Уразованың шәхсән карары буенча, ул бәйгенең бишенче этабы җиңүчесе булып танылды. Хәзер Рөстәм ярымфиналның беренче этабында катнаша. Тавыш бирү 13 майга кадәр дәвам итәчәк. Рөстәм...
-
Районда бәйрәм көннәрендә дә исерек килеш машина йөртүчеләр булды
Узган атнаның бәйрәм ялларында - 6-9 май көннәрендә үткән профилактик рейдлар барышында барлыгы 64 кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. Болар арасында иң күбесе куркынычсызлык каешларын кулланмаучылар булды - 16 очрак. Тупас кагыйдә бозу очраклары да булды. Мисал өчен, 3 - исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче, 2 каршы як хәрәкәт...
-
Район шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Бүген Бөтендөнья шәфкать туташлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без сораштыру үткәргән идек. Район халкы иң яхшы дип Өчөйле Саклау авылында шәфкать туташы булып эшләүче Әнүзә Фәйзуллинаны сайлады. Аның турында язма район газетасында чыгачак.
-
Сарманда "Гаиләм – бәхет учагы" дигән бәйрәм үтәчәк
15 майда Сарманның "Дулкын" бассейны артындагы ял паркында "Гаиләм - бәхет учагы" дип исемләнгән бәйрәм үткәрелә. Программада: зур концерт, күңелле уеннар, дискотека. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Рәхим итегез!