12 май 2016 яңалыклары
-
"Бергә чакта" фотоконкурсы. Сарманнан Гәрәевлар гаиләсе
"Безнең олы гаилә алты кешедэн тора. Әтием Рамил, әнием Алсу, дәү әти Ирек,дәү әни Рәмзия, абыем Айдар hәм мин - Эльвина. Әтием белән Әнием себергә барып эшлиләр. Абыем Мәскәүдә эшли hәм буш вакытында Шаяннар һәм тапкырлар клубында уйный. Мин Әлмәт шәһәренең медицина көллиятендә белем алам. Ял көннәрендә яраткан дәү әти...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укучылары хезмәт ветераннарына үзләре ясаган открыткаларны бүләк иттеләр
Зур Нөркәй урта мәктәбе укучылары "Оста куллар" түгәрәгендә кул эшләреннән күп төрле әйберләр ясыйлар. Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, балалар үзләре ясаган открыткаларны хезмәт ветераннарына бүләк иттеләр.
-
"Җәлил" агрофирмасы буй җиткән егетләрне хәрби хезмәткә озата
Егет кешенең хәрби хезмәткә китүе аның сәламәт, көчле булуын күрсәтә. "Җәлил" агрофирмасында хезмәт юлларын башлап җибәргән тырыш, эш сөючән егетләр Зөфәр Ильясов һәм Айнур Хәбибуллин хәрби бурычларын үтәргә армия сафларына киттеләр. Чик буенда сакчы тора, Кулында - автоматы. Еллар тыныч булсын, ди ул, Бу - аның изге анты.
-
Район газетасына ташламалы яздыру ункөнлеге башланды
Бүгеннән, 12 майдан башлап, 22 майга кадәр барлык почта бүлекчәләрендә район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы яздыру ункөнлеге уздырыла. Бу вакыт аралыгында "Сарман"га очызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә языла аласыз, хөрмәтле газета укучылар. Бераз акчагыз янга калсын дисәгез, ашыгыгыз, сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
Сарман егете Рәмис Саматов билбау көрәше буенча ТР чемпионатында җиңде
Шушы көннәрдә Арча шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үткәрелде. Анда Сарман егете Рәмис Саматов та катнашты. Ул 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә җиңү яулады. Әлеге турнирда Рәмис Алабуга шәһәреннән дөнья чемпионын да җиңде һәм Россия спорт остасына кандидат нормативын да үтәде. Бу җиңүе белән Рәмис Иваново шәһәрендә июнь...
-
"Бергә чакта" фотоконкурсы. Сарманнан Сәетшиннар гаиләсе
"Безнең гаиләдә дүрт кеше: әтием Марсель, әнием Венера, апам Динара һәм мин. Без - бик тату һәм тырыш гаилә. Әтием белән әниемнең эшләре дә уртак. Алар һәрчак үзара киңәшләшеп эш йөртәләр. Безнең фикерләрне беләсе килеп, киңәшләр сорыйлар. Шулай җыелып, фикерләшеп, уен-көлкеле сөйләшүләрдән яңа фикерләр туа. Әниемне, әтиемне, апамны бик яратам,...
-
Район музее хезмәткәрләре Яңа Әхмәттә Җиңү бәйрәмендә катнаштылар
Район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Яңа Әхмәт авылында Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада катнаштылар. Сугыш ветераны Мирзаһит Вәлиевның бүләкләнү кәгазен һәм видеоязмасын туганнарына тапшырдылар.