12 февраль 2018 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, матур төшләр сезгә, сарманлылар!
Телим сезгә тыныч төннәр, Йокының иң татлысын. Имин ятып, сау торыгыз, Иртәгез якты булсын.
-
Рантамак һәм Яхшы Каран кибетле булдылар
Бүген районның Рантамак һәм Яхшы Каран авыллары халкы өчен шатлыклы вакыйга булды - аларда модульле кибетләр ачылды. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга Татарстан кулланучылар берлеге рәисе урынбасары Дамир Җамалиев, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Галимова, оешма җитәкчеләре килгәннәр иде. Ике авылда да халык бу...
-
Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов районда булып китте
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген районга эшлекле сәфәр кылды. Аның барышында ул Сарман аграр көллиятенең укыту-производство базасында, төп укыту корпусында булды, укыту бүлмәләре, лабораторияләр белән танышты, студентлар белән очрашты. Ул шулай ук муниципаль район Советының унбишенче утырышы эшендә катнашты.
-
Бүген III чакырылыш муниципаль район Советының XV утырышы булды
Аның эшендә республиканың мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты һәм чыгыш ясады. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2017 елдагы социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләрен анализлады һәм 2018 елга бурычларга тукталды. Доклад буенча фикер алышуларда "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазих Гыйльметдинов, Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев,...
-
Татарстанда таудан чана шуганнан соң, ире белән баласы хастаханәдә ята, әниләре үлгән
Таудан шуганда, чана астына зур таш эләккән. Гаиләдәгеләр барысы да нык имгәнгән һәм аларны хастаханәгә озатканнар. (Казан, 11 февраль, "Татар-информ"). Буа районында гаилә таудан чана шуганда бәрелеп, нык имгәнгән. Бу турыда Тәтеш районы газетасы язган. "Татар-информ"га билгеле булганча, фаҗига 2 февральдә Буа районының Черки-Бибкәй авылында килеп чыккан. Яшь гаилә Буадан...
-
Райондашларыбызны Масленица көне белән ихластан котлыйбыз!
Фото:https://vk.com/kaibicy
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Солдатта булган, диләр" фотоконкурсының беренче катнашучысы - Хафизов Рафаэль
Әлмәт авылыннан. Хафизов Рафаэль 1961 -1964 елларда хезмәт итте. Төркия чиге, Әрмәнстан, Арарат шәһәре чик Аракс елгасыннан уза. Атлы гаскәрләрдә хезмәт итә. Тун киеп төшкәне застава ишек алдында часавой торганда.
-
Татарстанда 50 меңгә якын фатир индивидуаль җылыту системасына күчерелде
2018 елда җылыту системасын индивидуаль котелларга күчерү программасына республикада 162 миллион сум акча бүленәчәк. (Казань, 6 февраль, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Татарстан 49,6 меңнән артык фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. 2017 елда Ютазы районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә 3,4 мең объект индивидуаль...
-
"Бергә бәхетле" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Рузиль-Евгения Киямутдиновлар
-
Хәерле иртә, дуслар!
Көнебез кайгы-хәсрәтсез, шатлыкларга мул булып узсын. Һәр мизгелнең кадерен белеп, тормыш матурлыгын аңлап-бәяләп, балаларга, өлкәннәребезгә игътибар күрсәтеп яшик.