12 февраль 2016 яңалыклары
-
"Сарман" радиосы һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә
Бөтендөнья радио көне - "яшь" бәйрәм, ул 2012 елда беренче тапкыр билгеләп үтелде. Аны 13 февральдә билгеләп үтү "Радио ООН"ның эфирга беренче тапкыр нәкъ менә шушы көнне, 1946 елда чыгуы белән бәйле. Без үзебезнең коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре берән котлыйбыз, алга таба да бергәләп эшне дәвам итүне теләп калабыз.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" Изге Вәли көненә игълан иткән конкурска нәтиҗә 15 февральдә ясалачак
Без 14 февраль - Изге Вәли көне алдыннан конкурс игълан иткән идек. Әлегә катнашучылар саны - нибары икәү генә. Сездән, активрак булуыгызны сорап, үзегез өчен иң истәлекле Изге Вәли көне турында язма һәм фото көтеп калабыз. Аларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына җибәрә аласыз. Җиңүчене үзебез билгеләячәкбез, аңа бүләк булачак. Конкурска нәтиҗә...
-
Районның "Ел тәрбиячесе" ачыкланды
Бүген, 12 февраль көнне, район үзәгендәге "Сандугач" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2016" бәйгесенең муниципаль туры үткәрелде. Балалар бакчалары тәрбиячеләре иң элек үзләре белән таныштырдылар, соңыннан һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәдә районның "Ел тәрбиячесе" исеменә район үзәгенең "Лилия" балалар бакчасы тәрбиячесе Ильмира Галиәкбәрова лаек булды. Район үзәгенең "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Хәйретдинова...
-
Сарманда "Батырлык дәресе" үтте
Бүген балалар сәнгать мәктәбендә Сарман урта мәктәбе һәм гимназия укучылары, аграр көллият студентлары өчен "Батырлык дәресе" уздырылды. Аны Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов үткәрде. Бу чара "Есть такая профессия - Родину защищать!" акциясе кысаларында узды. Очрашу шулай ук Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 15 февральдә...
-
Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды
Бүген Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2016" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Быелгы ярышларда таяну-хәрәкәт аппаратында үзгәрешләр булган кешеләр дә катнаштылар. Аннары өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм...
-
"Районыбыз шәхесләре" конкурсында җиңүчеләр – Разия Бәдертдинова һәм Вахит Шәвәлиев
Узган елда район төзелүнең 85 еллыгы уңаеннан без газетабызда «Районыбыз шәхесләре» дигән конкурс игълан иткән идек. Анда күренекле якташларыбыз турында без биргән кыска гына мәгълүмат буенча сүзнең кем турында барганын әйтергә кирәк иде. Ел башында без конкурска йомгак ясадык. Аның җиңүчеләре дип Сарманнан Разия Бәдертдинова һәм Илексаздан Вахит Шәвәлиев табылдылар....