12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Рангазар авыл китапханәсе урынын алыштырды
Рангазар авыл китапханәсе Яңа ел ялларында икенче урынга күченде. Инде ул китап укучыларын да кабул итәргә өлгерде. Беренче укучы булып пенсионер Динә апа Муллагалиева килде, аның артыннан Түбән Кама шәһәрендә укучы студент Венер Хәбибуллин, пенсионер Мөнирә апа Ибатуллина килделәр. Аларга якты китапханә бик ошады. Район үзәк китапханәсе
-
"Сарман" газетасыннан Гөлсинур Әгъләмова-Сөнгатуллинаның "Китәм инде" дигән хикәясен укырга ашыгыгыз!
Каршысына китереп бастырган кешене күргәч, катып калды Исмәгыйль. Бу егет аңа бик таныш иде: ул - абыйсының улы Хәлим. Ничек монда килеп чыккан ул, нинди җилләр ташлаган аны бу якларга? Исмәгыйльнең җанын шундый сораулар талкыды. Ул нәрсә дип әйтергә дә белми, уйланып басып торды. Аннары, айнып киткәндәй, тагын Хәлимгә карады...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – томат ашы
Сезгә томат ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - шикәр - 1 аш калагы; - тоз, ак борыч, орегано - тәм буенча; - төшсез зәйтүн - 50 грамм; - маринадланган каперслар - 40 грамм; - томат согы - 300 миллилитр; - помидор - 1 килограмм. Помидорларны юабыз, зур табага куябыз,...
-
Район халкы шикле әйберләргә кагылмаска тиеш
Җәмәгать урыннарында, күпкатлы йортларның баскыч мәйданчыкларында, ишек төпләрендә шикле күренгән әйберләргә тап булсаң, нишләргә? Күпләр бу сорауга ничек дип тә җавап бирергә белмидер. Ә бит иясез сумка, тартма, хәтта курчак эчендә шартлагыч матдә булуы мөмкин. Әгәр шундый шикле әйбергә тап булгансыз, һәм ул анда торырга тиеш түгел, дип саныйсыз икән,...
-
Сарманлылар гаилә тормышы турында үз фикерләрен белдерәләр
Ир ир урынында, хатын хатын урынында була белсен икән ул. Ни кызганыч, гаилә корганнан соң, яшь хатын-кызларның күбесе ирләренең туганнарын, әниләрен яратып бетерми. Кайберләре тизрәк дилбегәне үз кулына алырга, ирен ничек теләсә, шулай биетеп тотарга тели. Тегермән - җиле, хатын ире белән көчле, дигән бит борынгылар. Ә сез ничек уйлыйсыз?...
-
Иртәгә Сарманда Искечә Яңа елны бәйрәм итәчәкләр
Иртәгә, 13 январьда, район үзәк ял паркында Искечә Яңа елны бәйрәм итәчәкләр. Башлану вакыты - 16.00 сәгатьтә. Бәйрәм 19.00 дә район мәдәният йортында дәвам итәчәк. Рәхим итегез!