11 декабрь 2018 яңалыклары
-
Быел кыш ничек булыр? Җаваплар - халык сынамышларында.
Кышның беренче аена аяк бастык. Декабрь безне нинди һава торышы белән сөендерер, кыш нинди килер? Яңа ел төне суык булырмы, җылымы? Җаваплар - халык сынамышларында.
-
11 декабрь - Халыкара таулар көне
БМО Халыкара тау көнен билгеләп узу турында карар кабул итә.Хәзер ел саен 11 декабрь көнне Халыкара тау көне уза.
-
2019 ел - Россиядә Театр елы
2019 ел Россиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Россия Президенты Владимир Путин имзалады. Бу хакта Кремльнең рәсми портлында басылган документ текстында әйтелгән.
-
Өчөйле Саклауда бергә озак еллар гомер кичерүче парларга бәйрәм кичәсе үткән
Өчөйле Саклау авыл клубында “Гомер көзләренә кергәндә” дигән гомер итуләренә 55 ел тулган Корбанов Фәим, Корбанова Фәдимә, 45 ел бергә гомер итүче парлар Шәехов Раваз, Шәехова Роза, 60 яшь тулган парлар Миңнуллин Рафыйк, Миңнуллина Лилия, 25 ел бергә гомер кичерүче парлар Габидуллин Фәрит, Габидуллина Гөлназ, бергә гомер кичерүләренә 20 ел тулган яшь парлар Габидуллин Ринат. Габидуллин Лилияләр катнашында кичә үткәрелде.
-
Прокуратура хезмәткәрләре халыкны кабул итәчәк
2018 елның 12 декабрендә, Россия Конституциясе көнендә Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында, район прокуратурасы 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итә.
-
Илназ Гарипов, Айваз Садыровларны укыткан, министрлыкта эшләгән Динара Шәйдуллина эстрадага ничек килеп эләгүенең СЕРЕН АЧА+ ВИДЕО
Татарстанның күп кенә районнарында аны имтиханнардагы тикшеруче буларак таныйлар. Югары квалификацияле, күп стажлы педагог итеп тә беләләр. Бик күп еллар буе мәгариф өлкәсендә кайнап, гомерен балалар укытуга багышлаган Динара Шәйдуллинаның тормышы көтмәгәндә-уйламаганда кискен борылыш ала: соңгы ике-өч елда ул төпле адымнар белән, сәнгатькә тартылып, сәхнәгә аяк баса.
-
Яңа елны ничек каршыласаң...
Яңа ел дигәч тә, күз алдына ямь- яшел чыршы һәм мандариннар килеп баса.
-
11 декабрь - Бөтендөнья бронхиаль астмасы көне
"Теләсә кайсы хәлсезлекне башлангыч стадиядә дәвалый башлау яхшырак, бу бронхиаль астмага да кагылая", - ди "3нче Әлмәт шәһәре поликлиникасы" ГАУЗ врачы аллергологы-иммунологы Әлфия Максеев.
-
Татарстан ата-аналары мәктәпләрдә төшке ашның салкын һәм тәмсез булуына зарлана
Кулланучы хокукларын яклау идарәсе Казаннан һәм республиканың башка шәһәрләрендә балалар туклануын оештыру турындагы 54 мөрәҗәгатьне караган.