11 декабрь 2014 яңалыклары
-
Яңа елга конкурс игълан ителә
Киләсе 2015 нче ел, белгәнебезчә, Кәҗә елы булачак. Шул уңайдан без конкурс игълан итәргә булдык. Сездән кәҗә белән бәйле кызыклы хатирәләр, әлеге хайван турында үзегез язган әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр көтеп калабыз. Иң яхшы дип табылганнары газетабыз битләрендә бастырылачак. Конкурска материалларны sarmangazetam11@mail.ru электрон адреска җибәрү сорала.
-
"Шәфкать" үзәгендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина белән очрашу узды
Бүген "Шәфкать" үзәгендә ял итүчеләр өчен Чураш авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә, мәгариф эше ветераны Вәсимә апа Хәйруллина белән очрашу үтте. Аны үзәкнең мәдәни эшләрне оештыручысы Илгизә Салахова алып барды. Ул Вәсимә апаның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, шагыйрәгә кызыклы сорауларын бирде. Үзәктә ял итүчеләр арасында Вәсимә апаның Минзәлә педагогия...
-
А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә чит тел укытучыларының семинары булды
2 нче декабрь көнне А. Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының "Инглиз теле дәресендә группада эшләү алымнарын оештыру" темасы астында чит тел укытучыларының ММО семинары булды. Мәктәптә инглиз теле укытучысы Гильфанова Г. Р. ачык дәрес күрсәтте, план буенча эш башкарылды. Яшь специалистлар үзләренә тәҗрибә туплап киткәннәрдер дип...
-
Җәлилдә "Дебют” шахмат клубында турнир узды
Кыш бабай призына 6 нчы декабрьдә "Җәлилнефть" идарәсе тәкъдиме белән Җәлил поселогының "Дебют" шахмат клубында Кыш бабай призына идарә мастерлары һәм ветеран-аксакаллар командалары арасында шахмат турниры үткәрелде. Аны идарәнең профком рәисе Владимир Филимонов ачты. Турнирда катнашучыларны сәламләп, уңышлы уеннар теләде. Идарә ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов турнир кагыйдәләре, командаларның составы...
-
Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тематик линейка үтте
1 нче декабрь көнне Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан тематик линейка булды. 1 нче декабрь ел саен СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләнеп үтелә. Ул планета төбәкләре буенча таралуын дәвам итүче ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшне ныгытуга хезмәт итә. Линейкада балаларга сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген аңлаттылды.