11 октябрь 2016 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак балалар бакчасында уңыш бәйрәме узды
Ләшәү Тамак балалар бакчасында уңыш бәйрәме үтте. Балалар Сөмбеләне каршы алдылар, биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Ата-аналар да бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр - алар быелгы уңыштан төрле кул эшләре ясадылар.
-
Район үзәк хастаханәсендә "Түгәрәк өстәл" үткәрелде
Бүген, 11 октябрь көнне, район үзәк хастаханәсендә "Түгәрәк өстәл" үткәрелде. Аның эшендә табиблар һәм җаваплы хезмәткәрләр, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова катнашты. "Түгәрәк өстәл" грипп авыруыннан саклану чараларына багышланды. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
-
Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы билгеләнде
Гәрәев Рөстәм Фәрит улы Яңа Имән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Рөстәм Гәрәев 1982 елда Яңа Имән авылында туган. 2004 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Сарайлы мәктәбендә эшли башлаган. 2007-2009 елларда шул ук мәктәптә директор вазифаларын вакытлыча башкарган. 2009 елдан 2015 елга кадәр - мәктәп...
-
Район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре агач утырту акциясендә катнаштылар
Октябрь аенда традицион рәвештә агач утырту акциясе үткәрелә. Быел ул 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциягә Сарман районы да кушылды. Агач утыртуда район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре дә катнаштылар.
-
Районда беренче кар ява
Дуслар! Тәрәзәләрегезгә карасагыз, кар яуганын күрерсез. Әлбәттә, ул узган елның октябрендә яуган кебек чын мәгънәсендәге кар түгел, сирәгрәк төшә һәм үзе дә ваграк. Тик шулай да, сынамыш буенча, беренче кардан соң кырык көн үткәч, кыш киләчәк. Димәк, ноябрьнең 20 ләреннән соң кышны көтәбез.
-
Сарман кызлары бәйрәм итә
11 октябрьдә Халыкара кызлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм бик «яшь» һәм яңа - ул 2012 елда беренче тапкыр уздырылды. Бу көнне кызларның социаль хокукларын үтәү мөһим булуы турында искәртүче тематик акцияләр, очрашулар һәм семинарлар оештырыла. ria.ru сайтыннан фото
-
Зур Нөркәй авыл җирлегендә өлкәннәрне зурладылар
Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткән Өлкәннәр көне һәркемнең күңеленә хуш килде. Район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, бәйрәм белән котлап, өлкәннәр катнашында оешкан "Зөбәрҗәт" фольклор ансамбленә һәм "Нөркәем" ансамбле солисткасы Мәсгудә Кәримовага дипломнар тапшырды. Җирлек башлыгы Рәшит Гайсин Сабит чишмәсен төзекләндерүдә булышкан өлкәннәргә истәлек бүләкләре тапшырды. Шулай ук өлкәннәрне "Нөркәй"...
-
Районда сөтне күбрәк сава башлаганнар
(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Узган ел белән чагыштырганда, республиканың дистәгә якын районында сөт җитештерү 70-95 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Мисал өчен, Әлмәт районында сөт күләме узган елның 10 октябре белән чагыштырганда, 70 процентка азрак савылган. Теләчедә бу күрсәткеч 87 процентка...