11 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Районда чөгендер игүдә алдынгыларга сертификатлар тапшырылды
Районда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә таба бара. Бу араларда кыр хезмәтчәннәре ныклап чөгендер алалар. Моңа кадәр ашлык суктырган комбайнчылар арасында һәр ункөнлек саен нәтиҗә чыгарылып, хезмәт алдынгыларына сертификатлар тапшырылды. Шушы көннәрдә аның йомгаклау этабы узачак. Район Башкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә тормышка ашырылган бу матур башлангыч чөгендер игүдә катнашканнар арасында да...
-
Сарманда "Агрокөч төркеме"нең киңәшмәсе үтте
Бүген муниципаль район Советының утырышлар залында «Агрокөч төркеме» ябык акционерлык җәмгыятенең терлекчелектә сигез ай нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәсе булды. Анда агрофирма директорлары, җәмгыятьнең һәм агрофирмаларның баш зоотехниклары, ветеринария табиблары, нәсел эше белгечләре, баш икътсадчылары катнашты. Киңәшмәне «Агрокөч төркеме» җәмгыяте генераль директоры Фәнис Газетдинов алып барды. Сөйләшү барышында сигез айлык күрсәткечләр анализланды,...
-
Район хезмәтчәннәрен "Россия 1 – Татарстан" телеканалыннан күрсәтәчәкләр
Иртәгә, 12 сентябрь көнне, ГТРК "Россия 1 - Татарстан" телеканалыннан район хезмәтчәннәрен күрсәтәчәкләр. Алар турында репортажны 10.05 сәгатьтә "Авыл офыклары" программасында карагыз.
-
Сарманда "Сандугач" балалар бакчасы ачылды
Бүген район үзәгендә сөенечле вакыйга булды. Яңа микрорайонда урнашкан "Сандугач" балалар бакчасы нәниләргә үз ишекләрен ачты. Шатлыклы тантанада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев, Фәрит Хөснуллин катнаштылар. Анда төзүчеләргә - Рәхмәт хатлары, бакча мөдире Рамилә Кузьминага символик ачкыч тапшырылды. Тимерхан Алишев та буш кул белән килмәгән иде...
-
Үзәк район хастаханәсендә янгынга каршы өйрәнүләр үтте
Сарманда янгынга каршы планлы тактик-махсус өйрәнүләр дәвам итә. Бүген алар үзәк район хастаханәсендә үттеләр. Өйрәнүдә 131 нче Сарман янгын бүлекчәсе, 32 нче Җәлил янгын бүлекчәсе, "Нөркәй" янгынга каршы аерым пункт, полиция, медицина, газ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль бүлекчәсе, энергетиклар һәм башка хезмәтләр катнашты. Анда янгын чыккан очракта тиз реакция...
-
Районда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша
Игеннәр барлык мәйданнарның 94 процентыннан, ягъни 49836 гектардан суктырылды. Һәр гектардан уртача 20,2 центнер уңыш алынып, барлыгы 100435 тонна ашлык җыелды. Шикәр чөгендере басуларында эш дәвам итә. Татлы тамыр 2170 гектардан 75950 тонна казылды. Бу - һәр гектардан уртача 350 центнер уңыш чыга, дигән сүз. Көзге чәчү - 17300, җирне...