11 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә яңа футбол кыры уенчыларны кабул итәчәк
13 сентябрьдә Җәлил бистәсе стадионында, ясалма өслекле футбол кырының рәсми ачылуы уңаеннан, футбол буенча иптәшләрчә матчлар узачак. Уеннарда Җәлил һәм Урыссуның ветераннар командалары, шулай ук Җәлил һәм Лениногорск командалары көч сынашачак.
-
Күтәмәле зиратында агачларны махсус техника белән кисәчәкләр
Күтәмәле авыл зиратында иганәчеләр ярдәме белән кабер өсләрендәге зур агачларны кисүдә махсус техника эшләячәк. Туганнары каберләреннән аларны кистерү теләге булган кешеләрнең тиз арада кайтып, кисәсе агачны күрсәтүләре сорала. Эшләр бушлай башкарыла.
-
Сарман районында "Частник" операциясе бара
Районда "Частник" профилактик операциясе бара. Дәүләт техник күзәтчелегенең район бүлеге ЮХИДИнең юл-патруль хезмәте бүлекчәсе белән берлектә үткәрә торган бу чара барышында шәхси үзйөрешле техника һәм аларның арбаларының торышы, теркәү һәм куллануга рөхсәт документлары, шулай ук алар тарафыннан юл йөрү, куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлү-үтәлмәве тикшереләчәк. Чара 22 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Артем Костин сарманлыларны кабул итәчәк
18 сентябрьдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Сарман бүлегендә идарә җитәкчесенең урынбасары Артем Костин халыкны кабул итәчәк. Кабул итүгә 2-40-89 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
-
Илексазда "Иң матур чәчәк хуҗалыгы-2014" бәйгесе узды
Илексаз авылында "Иң матур чәчәк хуҗалыгы-2014" дип исемләнгән бәйге үткәрелгән иде. Җиңүчеләр булып Рамил һәм Ләйсән Хөснетдиновлар, Фәрит һәм Эльза Шәймиевлар гаиләләре танылдылар. Мортышбаш авылы фельдшер-акушерлык пункты "Иң күләмле чәчәк хуҗалыгы" номинациясендә җиңде. Шулай ук бәйгедә Илексаз урта мәктәбе һәм балалар бакчасы, Илексаз фельдшер-акушерлык пункты һәм, шулай ук Илексаздан, бер...
-
Сарман аграр көллияте студентлары өчен музейда экскурсия оештырылды
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашуы уңаеннан, Сарман аграр көллияте студентлары өчен Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда экскурсия оештырылды. Соңгы елларда яшьләр арасында үз туган иле, туган төбәге өчен янып йөрүчеләрнең арта баруы сөендерә. Чөнки әлеге юнәлештә максатчан эшләү нәтиҗәсендә яшь кеше аңына үз җиренең патриоты булу теләге...