11 июль 2014 яңалыклары
-
Сарман белән күрше Мөслим районында югалган кызны тапканнар
Кызганычка каршы, ике яшьлек бала суда батып үлгән. Ул ике көн элек югалган булган. Бүген аның гәүдәсен тапканнар. Ул, караучысыз калып, суга төшеп киткән. Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыбызга карата игътибарлы булыйк әле. Алар бит яклауга, саклауга мохтаҗ.
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Илексаз авылы табигате күренеше
Илексаз мәктәбенең икенче сыйныф укучысы Гүзәл Хәлиуллина "Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына фотолар җибәрде.
-
Сарманлылар үз мәктәпләренә ярдәм итәләр
Беренче сентябрь, беренче уку көне, җәй буе күрешмәгән сыйныфташлар белән очрашу шатлыгы һәм сыйныф бүлмәләрендә килә торган буяу исе, кунак көткәндәй яңартылган мәктәп. Кайсыбызның гына күңелендә якты хатирә булып сакланмый икән бу көн? Ә белем йорты үзенең укучыларын "көлеп" каршыласын өчен, шактый тырышлык, матди мөмкинлек кирәк. Билгеле, мәктәпләрдә ел саен...
-
Сарман редакциясендә шоколад көне бәйрәм ителә
11 июльдә Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелә. Бүген без бу көнне редакциягә килгән балаларга шоколад бүләк итәчәкбез. Аны алу өчен шигырь сөйләргә, җырларга, биергә яки башка осталыгыңны күрсәтергә кирәк. "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы да көнне яхшы кәеф белән башлап җибәрде. Һөнәрләрен күрсәтеп - җырлап, биеп - бүләккә шоколад алдылар. Шоколадның...
-
Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары сарманлыларны кабул итәчәк
17 июльдә Суд приставлары хезмәте идарәсенең район бүлегендә 13:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары Гөлнара Абдрахманова кабул итү уздырачак. Кабул итү бары тик алдан язылу буенча алып барылачак. Телефон: 8(85559) 2-48-37. Бүлекнең адресы: Сарман авылы, Ленин урамы,...