11 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарманда өлкәннәр Сабан туе үткәрелде
Бүген, 11 июнь көнне, район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелде. Аларны бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Лифкать Фазуллин һәм башкалар тәбрикләделәр. Сарман, Җәлил, район авылларыннан килгән өлкәннәр болай да, капчык киеп тә, көянтә-чиләк асып...
-
Янурыста капиталь ремонт бара
Янурыс авылында күп катлы йортта капиталь ремонт бара. Тулырак фоторепортажны сылтамадан узып карый аласыз
-
Татарстан Республикасы Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче түләүләргә 13 мең гариза алды
Татарстан Республикасы Пенсия фонды ана капиталы акчаларыннан бер тапкыр бирелүче түләүләргә 258,7 млн. сумлык(район буенча 2161 мең сумлык) 13 меңгә якын (район буенча 109) гариза алды. Бер тапкыр түләүләр 2015 елда экономиканың үсешен һәм социаль стабиллелеген тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралар планында каралган иде. Агымдагы елның 20 апрелендә кабул...
-
Нөркәйдә Сабантуй узды
Нөркәй авылында Сабантуй бик күңелле үтте. Кечесе дә, зурысы да рәхәтләнеп күңел ачты.
-
Сарманда кандидатлар һәм сайлаучылар ярышачак
12 июньдә Сарманның Үзәк ял паркында алда торган сайлауларга "Бердәм Россия" партиясеннән депутатлыкка кандидатлар һәм сайлаучылар командалары арасында футбол ярышлары узачак. Шунда ук теләгән кешеләр ГТО нормаларын да тапшыра алалар. Башлана 10.00 сәгатьтә.