11 май 2017 яңалыклары
-
Муниципаль район оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт ала
Бүген Сарман муниципаль районы оешма-предприятиеләре коллективлары арасында мини-футбол буенча чемпионат старт ала. Беренче уен 18.00 сәгатьтә башлана. Уеннарга рәхим итегез!
-
Сармандагы фонтанлы ял паркына исемгә конкурс яңартыла
Без Сарман авылында урнашкан фонтанлы ял паркына исемгә конкурсны яңартабыз. Хәзер ул ахырына якынлашып килә. Сездән һаман да тәкъдимнәр көтеп калабыз. Аларны яңалыкка комментарий итеп яза яки "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"нә 2-40-31, 2-42-33 телефоннары буенча, Сарман авыл җирлеге башкарма комитетына 2-43-67 телефоны буенча шалтыратып әйтә аласыз. Исемнең татарча булуы кирәк.
-
Илгизәр Кушаевның оныклары "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге"ндә кунакта булдылар
Бүген безгә кунакка район газетасының элеккеге баш мөхәррире - Илгизәр Кушаевның оныклары килделәр. Айсылу Кушаева Сарман гимназиясендә укый, Дарья Лундовская Мәскәү шәһәрендә яши һәм югары уку йортында хисапчы һөнәрен үзләштергән. Шулай ук кызлар белән бергә Айсылуның икетуганы һәм сыйныфташы Алсу Вәлиева да бар иде. Килгәч, кызлар бездән «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге»...
-
"Сарман"га очсызрак бәядән язылу өчен подписка ункөнлеге башланды
Бүгеннән, 11 майдан, 21 майга кадәр матбугатка 2017 елның икенче яртысына яздыру ункөнлеге булачак. Аның кысаларында ташламалы бәяләр көтелә. Ул көннәрдә "Сарман" газетасына 614 сум 58 тиеннән язылу мөмкинлеге бар.
-
Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары рейдка чыктылар
Бүген район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары Кәүҗияк мәктәбе яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә профилактик рейд үткәрделәр. Ул Дүртенче Глобаль юл иминлеге атналыгы кысаларында узды. Аның девизы - «Тормышыңны саклап кал! Тизлекне кимет» - «Сохрани жизнь! Сбавь скорость». Статистика саннарыннан күренгәнчә, һәр икенче автотранспорт йөртүче тизлек режимын сакламый, ә һәр өченче...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – алма һәм барбарис белән тавык (духовкасыз)
Сезгә алма һәм барбарис белән тавык (духовкасыз) рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык боты - 750 грамм; - тоз - 1 чәй калагы; - башлы суган - 1 данә; - алма - 2 данә; - су - 100 миллилитр; - барбарис - 2 чәй калагы; - бальзамлы соус -...
-
Җәлил китапханәсендә Фәрит Мөхәммәтшинга багышланган күргәзмә оештырылды
22 майда Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 70 яшь тулу уңаеннан Җәлил бистәсе китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Район үзәк китапханәсе
-
Район халкы йомырка сатып алганда сак булырга тиеш
Лаешта теркәлгән кош гриппы аркасында, әлегә куркыныч янаган зонага кергән шәхси секторларда йорт кошларын юкка чыгару турында сүз бармый. (Казан, 10 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). "Лаеш" кошчылык комплексында кош гриппы таралуга китергән сәбәпләр әлегә ачыкланмаган. Моңа читтән очып кайткан кошлар, тавыкларны тукландыру өчен читтән кертелгән азык, кеше факторы да сәбәпче...
-
Ләшәү Тамак яшьләре ветераннар хөрмәтенә чыршы утырттылар
Җиңү көнендә Ләшәү Тамак авылы яшьләре Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә чыршы үсентеләре утырттылар. Чыршы үсентеләре утырткан бу урынга яшьләр "Бөек Ватан сугышында вафат булганнар аллеясе" дигән исем бирделәр.