11 март 2016 яңалыклары
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Тукай, син мәңге яшь!" дигән конкурс игълан итә
Быелгы ел - юбилейлар елы. Аларның берсе - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы. Бу уңайдан без газета укучылар арасында «Тукай, син мәңге яшь!» дип исемләнгән шигырьләр конкурсы уздырырга булдык. Сездән шагыйрьгә атап үзегез язган шигырьләрне көтәбез, кадерле дуслар! Район газетасының 85 еллыгы уңаеннан игълан ителгән конкурска да кул эшләнмәләрегезне...
-
Районда техник караулар башлана
16 мартта районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, оешма-учреждениеләрдә булган техникаларга техник караулар башлана. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче хуҗалыклар арасында беренче техник караулар 21 мартта "Сарман" агрофирмасында узачак, "Җәлил" агрофирмасында алар - 24, "Нөркәй" агрофирмасында 28 мартка планлаштырылды. Шуны да әйтергә кирәк, кагыйдәләр буенча машинаның ОСАГО иминият полисы техник карау үткәнче күрсәтелергә...
-
Кара каргалар Сарманны сагынып кайтканнар
Шушы көннәрдә кара каргалар күренә башлады. Шул уңайдан алар белән бәйле сынамышларны искә төшереп китәбез. 1. Әгәр дә кара карга ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга була. 2. Кара каргалар иске ояларына кайтсалар, язгы ташкын суы берьюлы китәчәк. 3. Кара карга кайтса, бер айдан кар эреп бетер. 4. Алар уйнаса...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – французча йомырка тәбәсе
Сезгә французча йомырка тәбәсе рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык йомыркасы - 5 данә; - каймак - 1 стакан; - тәмләткечләр, тоз - тәм буенча. Каймакны майсыз кайнар табага салабыз. Аның сыеклыгы парга әйләнгәнче көтәбез, аннары йомырка салабыз, тозлыйбыз, борычлыйбыз һәм табаны каплыйбыз. Газны сүндерәбез һәм ризыкның бераз суынганын...
-
Сарман кияүләре әбиләрен коймак ашарга чакыра
11 март - Май чабуның (Масленица) бишенче көне. Ул "Әби коймагы" көне дип тә атала. Бу көнне әбиләр (хатынның әнисе турында сүз бара) кызларына коймак ашарга киләләр. Ул үзе белән туганнарын да алып килә ала. Коймакны, гадәт буенча, яшь хуҗабикә пешерә, аның әнисе ризыкны мактарга тиеш, ә кияү кеше кунакларга...
-
Иске Имән командасы волейбол ярышларында Кубок отты
Бәйрәм ялларында Иске Имән авыл җирлегендә волейбол ярышлары үтте. Киеренке уеннарда хуҗалар командасы Кубокка ия булды.
-
Җәлилдән Сәидә Шәйхулова "Яз гүзәле" конкурсында җиңде
Безнең "Яз гүзәле" конкурсы ахырына якынлашты. Анда Җәлил поселогыннан Сәидә Шәйхулова җиңде. Җиңүчене редакциядә көтәбез. Шуны билгеләп үтик, Сарманнан Айсылу Хафизова үз теләге белән конкурстан чыкты. Ул җиңүченең балалар арасында гына билгеләнүен теләде. Ә без "+" лар кую туктатылганда булган күрсәткечләрнең скриншотларын тәкъдим итәбез.
-
Ләкелеләр Сарманда концерт күрсәтә
Бүген район мәдәният йортында Ләке мәдәният йорты һәм авыл үзешчәннәре концерты үтәчәк. Ул "Безнең ил - җырлап яшәр җир" дип аталачак. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Билет бәясе - сум.
-
Хәбәрләр 10 март
5,6 март көннәрендә район мәдәният йортында "Созвездие-Йолдызлык-2016" XVI ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона туры утте . Анда Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары һәм шәһәрләренең яшь талантлары катнашты. 5 яшьтән алып 21 яшькә тикле булган яшьлэр - "Хореография", ""Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча үзара көч...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – диңгез продуктларыннан пылау
Сезгә диңгез продуктларыннан пылау рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - дөге - 500 грамм; - диңгез продуктлары - 1 килограмм; - шампиньоннар - 8 данә; - кишер - 3 данә; - башлы суган - 1 данә; - киптерелгән помидорлар, болгар борычы, петрушка, сарымсак, караҗимеш, барбарис, тоз - тәм буенча; -...
-
Сарайлыда Фоат Садриевның "Оҗмах ишеге төбендә" дигән комедиясе күрсәтелде
Сарайлы мәдәният йортында Фоат Садриевның "Оҗмах ишеге төбендә" дигән комедиясе сәхнәгә куелды. Изаел һәм Тәнзилә Шәймөхәммәтовларның, Мария Шәйдуллинаның, Зөлфия Ильясованың, Айгөл Шәймарданованың уйнаулары авыл халкына бик ошады. Аларның чыгышларын алкышларга күмделәр.