11 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Район халкын кар проблемасы борчый
Кар проблемасы һаман да халыкны борчый. "Илексаз юлындагы тротуардан гел йөрерлек түгел. Машина юлны чистартып эттереп китә, ләкин бөтен карны тротуарга аттыра. "Эт" сукмагы гына калган, анысын да көрт аша чыгасы. Балалар мәктәпкә йөри алмый, кеше эшкә бара алмый интегә", - дип, язып җибәрделәр безгә.
-
Районда "соры базар" белән көрәш дәвам итә
Эшкә рәсми рәвештә урнаштырмасалар, хезмәт хакын «конвертта» бирсәләр, болар турында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә мөмкин. Бу эшчеләре белән хезмәт мөнәсәбәтләрен законда каралганча рәсмиләштермәүче, «соры» хезмәт хаклары түләүче эш бирүчеләрне ачыкларга һәм аларга карата чара күрергә ярдәм итәчәк. Бер үк вакытта рәсми булмаган мәшгульлекне киметү, мәҗбүри пенсия иминиятенә...
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кардан тау ясадылар
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында зурлар төркеме балалары кардан тау ясадылар. Тәрбияче Фәнисә Гыйләҗева аларны эш тәртибенә, хезмәтне яратып үсәргә өйрәтә. Айсылу Билалова, өлкән тәрбияче.
-
Авыл ветераннар советлары рәисләре "Шәфкать" үзәгендә район оешмалары җитәкчеләре белән очраштылар
"Шәфкать" халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә авыл ветераннар советлары рәисләре ял итү, дәвалану курслары үтәләр. Аларның ел да шушы вакытта район башлыгы, оешма-предприятие җитәкчеләре белән очрашулары инде матур традициягә әверелде. Өлкәннәр теге яки бу өлкәдә үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алалар, тәкъдимнәрен кертәләр. Алар район пенсия фонды идарәсе начальнигы Асыляр Харисов, мәшгульлек...
-
Сарманнан Марат Исхаковка "Без кышны яратабыз!" бәйгесендә сезнең тавыш кирәк
Сарманнан Марат Исхаков "Тылсымлы куллар" журналының "Без кышны яратабыз!" дигән бәйгесендә катнаша. Аңа сылтама аша үтеп тавыш бирә аласыз. Шунда ук бәйгенең шартлары язылган.
-
Сарманлылар бер-берсенә рәхмәт әйтәләр
11 январь - Халыкара рәхмәт көне - әйтелми калган ихлас сүзләрне әйтергә уңай көн. Һәрвакыт бер-беребезгә игелекле булып, хөрмәт белән карап, рәхмәт сүзләрен ишетеп-ишеттереп яшик, дуслар. Сезнең белән очрашулар көтеп калабыз.
-
Районда Яңа елда язылышкан беренче пар – Айназ Хәбибуллин белән Илнара Нәгыймова
Аклык, сафлык төсе булган ак карлар явып торганда өйләнешкән парларның гаиләләре дә шулай ук матур, ныклы буладыр кебек тоела. Һәрхәлдә, без аларга шундый теләктә калабыз. Менә бу яшь гаиләгә дә әйтелде ул матур-матур теләкләр туй көнендә. Чукмарлы авылы егете Айназ Хәбибуллин белән Мөслим районы кызы Илнара Нәгыймованың туйлары аеруча истәлекле...
-
Райондашыбыз ябыктыру даруларыннан үлгән
Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә ябыктыру дарулары эчкән 16 яшьлек кыз үлгән. Ул тумышы белән безнең районнан - Җәлил бистәсеннән булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Ә сез төрле ябыктыру даруларына, диеталарга ничек карыйсыз? Фикерләрегезне сораштыру вариантларында яки комментарийларда калдыра аласыз.