10 декабрь 2017 яңалыклары
-
Тыныч төннәр, матур төшләр барыгызга да, дуслар!
Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын! фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Григорьев Алик
Колмәт авылыннан Григорьев Алик узенең тугры дусты белән.
-
Илексаз мәктәбендә "Батырлар даны мәңгелек" дигән темага музей дәресе узды
8 нче декабрь көнне Илексаз мәктәбендә "Батырлар даны мәңгелек" дигән темага музей дәресе узды. Укучылар белән очрашуга Сарманның "Туган якны өйрәнү" музее җитәкчесе Кашипова Дания апа килгән иде. Ул иң элек укучыларга кечкенә генә видео күрсәтте. Шулай ук Михаил Петрович Девятаевның тормышы, язмышы һәм кылган батырлыгы турында сөйләп, укучыларда туган...
-
Зур Нөркәй авылында “Коррупциягә юл куймыйк!” дигән темага рольле уен уйнадылар
9 нчы декабрь көнне 3 нче сыйныф укычылары "Коррупциягә юл куймыйк!" дигән темага рольле уен уйнадылар. Уеннар барышында балалар үзләренең күзәтүчән, күп белемле булуларын, үз фикерләрен җиткерә белүләрен күрсәттеләр. Шулай ук укучылар бу темага карата рәсем конкурсында эшләре белән катнаштылар.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Фархутдинов Данияр
Карашай -Саклау авылыннан Фархутдинов Данияр.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучылары - Рамиль һәм Аделина
Тугры дус дигән конкурста катнашырга теләп, Азалак авылыннан Харисов Рамиль һәм Хасянова Аделина үзләренең яраткан эте белән.
-
Күрше районда бер хатын өендә берүзе бала тапкан
Чаллыда яшәүче бер ханым үз өендә уңышлы гына бала тапкан. Яшь ханым Ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан, әмма бала ул арада дөньяга килергә ашыккан. Чаллылының икенче тапкыр бәби табуы, шунлыктан ул югалып калмаган, үзенә үзе булышырга туры килгән. Икесенең дә хәле әйбәт, дип яза Шәһри Чаллы. Нәтиҗәдә, килеп җиткән табибларга кендек...
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Ахметзянова Эльмира
Ахметзянова Эльмира
-
Хәерле иртәләр белән, кадерле дуслар.
Елмаеп каршы алыйкчы, Хәерле ял иртәсен. Бәхет жиле безне күрми, Урап үтә күрмәсен. Әткәй-әнкәй, туганнарга, Шалтыратып хәл белик. Дус-ишләрнең күнелен күреп, Хәерле иртә телик! Матур үтсен ялларыгыз, Хәвеф-хәтәрсез генә! Таң жилләре алып килсен, Бары шатлыклар гына! Амин Фото һәм материал:https://vk.com/public118663509 алынды.