10 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле төн,изге төшләр! Тормышыбыз имин, үзебез сау булыйк, авырлыклар алдында каушап калмыйк. Йокыларыгыз тыныч, иртәләрегез матур булсын
Тәмле йокы, тәмле төшләр телим мин барчагызга! фото:https://pixabay.com/ru/спать-смайлик-усталый-кровати-2001207/
-
Белеп торырга кирэк
Тормышта төрле хәлләр була,аның бәла-казасы да килеп чыгарга мөмкин.Теге яки бу куркыныч янаганда,халыкны радио-телевидение аша кисәтәләр,тревога сигналы бирәләр.Һәркем мондый очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Тулы мәгълүматны ссылкалар буенча укыгыз: https://vk.com/doc200499291_454411430 https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;2 https://e.mail.ru/attachment/15101292610000000888/0;4 фото :https://pixabay.com/ru/пожар-открытый-огонь-горячие-пламя-2925122/ алынды.
-
Райондаш егетләребездән сәлам алып кайттылар.
Райондаш егетләребездән сәлам алып кайттылар Бүгенге көндә райондаш егетләребез илнең төрле почмакларында хәрби бурычларын үтиләр. Алар хакында әти-әниләре исеменә, хәрби комиссариатка Рәхмәт хатлары еш килә. Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад районының Шарапово бистәсендә 14258 частьтә хезмәт итүче егетләребез янында күптән түгел район вәкилләре, әти-әниләре булып кайттылар, егетләребездән кайнар сәлам алып кайттылар....
-
Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы узачак.
Тоннель булачак. Районда юл иминлеген тәэмин итү буенча профилактик чаралар үткэрү дәвам итә. 15 ноябрь көнне Сарманнын Советская урамында 2а йорты янында «Тоннель» профилактик чарасы үткәреләчәк. Үткәрү вакыты 16.00 сэг. 17.30 сәг кадәр. Бу юлы ул транспорт чарасында балалар йөртү тәртибен бозучыларны ачыклауга юнәлтелгән. материал һәм фотоны Район ЮХИДИ булекчэсе...
-
Янган өйдә хуҗанын үле гәүдәсе табылган.
Кичә 131 нче янгын частенә Дими Тарлау авылында янгын чыгуы турында 112 хезмәте аша хәбәр килде. Янгын сүндерүчеләр ,полиция,медицина һәм башка хезмәт вәкилләрен янган йорт янында күршеләр каршы алды.Утны сүндерү барышында өйдә хуҗаның үле гәүдәсе табылган. Тикшерү эшләре бара. материалны әзерләде:Радик Гусманов. фото:http://www.menzela.ru/component/k2/item/22155.html алынды.
-
Ижевск шәһәрендә булган шартлау хакында иң элек коллегабыздан ишеттек
Ижевск шәһәрендә булган шартлау хакында иң элек коллегабыздан ишеттек Кичә Ижевск шәһәрендә булган шартлау турында без иң беренчеләрдән булып, озак еллар "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәмзия Зариповадан ишеттек. Ул - бүгенге көндә лаеклы ялда һәм Ижевскта яшәүче кызы, оныклары янына еш бара. Кичә шәһәр үзәгенә оныгын чит...